• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Энгель Фәттахов: БДИ нәтиҗәләренә карап кына чыгарылыш укучыларына да, аларның укытучыларына да бәя бирү дөрес түгел

Опубликовано: 05.08.2015

Быелгы БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсем килми. Шулай да, министр буларак, мин алардан тулысынча канәгать түгел. Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шундый фикер әйтте.
“Татарстан укучыларының нәтиҗәләре, башка төбәкләр күрсәткечләре белән чагыштырганда, начар булмаса да, бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп әле”, – дип билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта Энгель Фәттахов бары тик БДИ нәтиҗәләренә карап кына чыгарылыш укучыларына да, аларның укытучыларына да бәя бирүнең дөрес түгеллегенә игътибар юнәлтте.
“БДИ тирәсендәге шау-шу, ыгы-зыгыны бетерергә кирәк: укучылар, әти-әниләр, укытучылар күпме борчыла. Баланың 1нче сыйныфтан башлап шәхси белем алу траекториясе булырга тиеш. Аның кайсы юнәлеш буенча һәм ни дәрәҗәдә сыйфатлы белем алуы турында алдан белү зарур. Башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә укучыларның белемен тикшерү дә нәкъ менә шуңа юнәлтелгән”, – дип сөйләде министр үзенең чыгышында.
Быел аерым фәннәр, әйтик, профильле дәрәҗәдәге математика, информатика, биология буенча БДИ тапшырып, канәгатьләндерерлек нәтиҗәләргә ирешмәүчеләр саны арту нәрсәгә бәйле дигән сорауга, Энгель Фәттахов моның очраклы фактор булуын инкарь итеп: “Әлбәттә, бу безнең шушы юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эшләп җиткермәвебезне күрсәтә”, – дип җавап кайтарды.
Аның фикеренчә, муниципаль дәрәҗәдә белем бирү сыйфаты 3 факторга, аерым алганда, мәгариф идарәләре башлыклары, методик хезмәт һәм мәктәп директорлары эшчәнлегенә бәйле. Республикада бу юнәлешләр буенча системалы эш башкарыла, дип билгеләп узды ТР Мәгариф һәм фән министры.
Искәртеп үтик: Татарстанда быел 10 фән буенча (информатика, биология, җәмгыять белеме һәм француз теленнән кала) БДИның уртача баллы, республиканың 2014 елгы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, югарырак. Аерым алганда, баллар физикадан 6,92гә, немец теленнән 11,32гә, рус әдәбиятыннан 5,04кә, географиядән 2,63кә арткан.
Быел инглиз теле буенча БДИдан уртача балл 70не тәшкил иткән. Бу, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 4 баллга күбрәк.
Мәҗбүри имтиханнар нәтиҗәләренә килгәндә, рус теле буенча уртача балл, БДИ штат режимына кертелгән 2009 ел белән чагыштырганда, 54,5тән 69,2гә кадәр, математикадан, узган ел белән чагыштырганда, 48,6дан 50,2гә кадәр арткан. Әлеге фән буенча база дәрәҗәдәге имтиханнан уртача нәтиҗәләр – 4,03.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә математикадан профиль дәрәҗәдәге имтиханны сайлаучылар 40 процент, Татарстан Республикасы буенча 82 процент тәшкил иткән.
Җыеп кына әйткәндә, быел 18 мең 156 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырган. Башка еллардагыча, җәмгыять белеме (8427 укучы тапшырган), физика (4994), биология (3025), химия (2339) кебек фәннәр аеруча популяр булган.
Татарстанда рус әдәбияты, химия, инглиз теле, немец теле, француз теле, җәмгыять белеме, география буенча БДИдан минималь бусаганы узмаган укучыларның саны кимегән. Физика, рус теле, тарих фәннәре буенча исә бу күрсәткеч әллә ни үзгәрмәгән.
Шул ук вакытта профильле дәрәҗәдәге математика, информатика, биология буенча БДИ тапшырып, канәгатьләнерерлек нәтиҗәләргә ирешмәүчеләр саны арткан.


Источник: http://belem.ru/node/5809

К списку новостей