• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

“Яндекс” татар теленә тәрҗемә итә

Опубликовано: 12.06.2015

Шушы көннәрдә “Яндекс.Переводчик” системасында татар теле буенча махсус тәрҗемә сервисы барлыкка килде. Димәк, хәзер халык татар телендәге сүзләрне 47 телгә тәрҗемә итә яисә инде, киресенчә, чит телләрне татар телендә укый ала дигән сүз.
Яндексның тәрҗемә сервисы 2011 елда ук барлыкка килгән иде. Хәзерге көндә аннан көненә якынча 500 мең интернет кулланучы файдалана. Яндекс вәкилләренең әлеге сервиска татар телен дә өстәве юкка түгел, билгеле. Бактың исә, интернетта татар теленә тәрҗемә ясау мөмкинлеге булу-булмау белән бик күпләр кызыксына икән. Мәсәлән, Татарстаннан әлеге тема белән аена якынча 40-50 мең интернет кулланучы (!) кызыксына ди. Башкортстан, Ульян өлкәсе һәм Кырымнан да мөрәҗәгатьләр шактый икән.
- Шунысы мөһим, әлеге төр сорауларның күбесе каникул чорында кискен кими. Шуңа күрә без әлеге мөрәҗәгатьләрнең күбесен мәктәп укучылары калдыра дип фаразлыйбыз, - диләр Яндекс компаниясе вәкилләре.
Татар теле катлаулы телме?
Алар сүзләренчә, татар теле машина тәрҗемәсе ясау өчен шактый катлаулы тел.
- Беренчедән, аның морфологиясе авыр булса, икенчедән, интернетта татар теле һәм башка телдәге бертөрле текстлар шактый сирәк, - дип ассызыклыйлар биредә.
Шунысы мөһим: Яндекс өчен әлеге системаны әзерләүдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты да актив катнашкан. Нәкъ менә алар Яндекс вәкилләренә татар телен “аңларга” ярдәм иткән дә инде.
- Без Яндекс вәкилләренә татар телендә бик күп электрон текстлар бирдек, үзебездә эшләнгән морфологик анализаторлар белән ярдәм иттек. Дөресен генә әйткәндә, әлеге тәрҗемә ясау системасы беренче сыйныфка бара торган бала кебек кенә әле. Шулай да, алга таба ул камилләшәчәк. Аның төп үзенчәләге: ул никадәр ешрак кулланылса, шулкадәр яхшырак. Шул чагында гына камилләшү процессы актив барачак, - дип аңлатты безгә әлеге институтның директоры Җәүдәт Сөләйманов.
Шул рәвешле, әлеге сервис турында интернетта татарча тәрҗемә ясау программасы барлыкка килде дип әйтергә иртәрәк.
- Ул бөтенләй тел белмәгән кешегә төрле текстларда нинди мәгълүмат тупланганын аңларга ярдәм итәчәк. Ә менә тәрҗемә ясауда зур ярдәм күрсәтер дип әйтеп булмый, - дип ассызыклады белгеч.
Статистика гына ярдәм итмәячәк
Җәүдәт Сөләйманов татар теленең катлаулы булуы белән килешми. Татар теле, беренче чиратта, тирән тел, дип саный ул.
- Татар теленең грамматикасы һәм мәгънә бирү мөмкинлекләре бик тирән. Әлбәттә, аны рәсмиләштереп, программага кертеп була. Тик моның өчен вакыт кирәк. Кагыйдә буларак, Европа телләре статистикага корылган. Алар өчен тәрҗемә системаларын билгеле бер закончалыкларны кулланмыйча, әзер тәрҗемә текстлар ярдәмендә генә эшлиләр. Ә менә татар теле өчен бу мөмкин түгел. Статистика методлары белән генә тәрҗемә системасын эшләп булмаячак. Шуңа күрә әлеге сервисны әзерләү Яндекс вәкилләре өчен шактый авырга туры килде дә инде, - дип аңлатты Җәүдәт әфәнде.
Шунысын да билгеләп үтәбез, хәзерге вакытта әлеге сервистан теләге булган һәркем куллана ала. Ул “Мин сине яратам” кебек гади җөмләләрне дөрес итеп тәрҗемә итә. Ә менә катлаулы җөмләләргә килгәндә исә, тәрҗемә системасы, чыннан да, бик күп нәрсәләрне “аңлап бетерми”. Җәүдәт Сөләйманов исә бу өлкәдә эш алга таба да дәвам итәчәк дип ышандыра. Алар интернетта татар теле буенча тәрҗемә системасын булдыруда актив эшләячәк.

Рәмзия ЗАКИРОВА



К списку новостей