• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Туган тел һәм Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар тәгаенләнде

Опубликовано: 24.04.2015

Алдагы берничә көндә Татарстанда, шул исәптән Казанда да, Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар була, дип хәбәр итә оештыручылар.
25 апрель көнне сәгать 12.00 дә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясен тапшыру тантанасы була. Анда ТР җитәкчелеге катнашуы көтелә.
Бәйрәм концертында танылган җырчылар Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Филүс Каһиров, Сәидә Мөхәммәтҗәнова (“Голос. Дети” проекты катнашучысы), Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ”Казан” бию ансамбле, шигырь укчылар: Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Эмиль Талипов һ.б. чыгыш ясаячак.
Кичен исә сәгать 18.00 дә шушы театрда Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсын күрсәтү ниятләнә. Ул Габдулла Тукайның тормышын сурәтли. Спектакльдә төп партияләрне Мария театры солисты Әхмәд Аһади (Г. Тукай) һәм М. Җәлил театры артистлары Гөлнора Гатина (Зәйтүнә), Артур Исламов (Фатыйх Әмирхан) башкара. Дирижер – Ренат Салаватов.
26 апрель көнне сәгать 11.00 дә Г. Тукайның һәйкәленә чәчәкләр китерелә. Анда ТР җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә. Сәгать 12.00 дә исә Г. Тукайның Театр урамындагы (М. Җәлил театры янындагы) һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырылачак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы ниятләнә.
24-28 апрель көннәрендә Казанда Халыкара төрки телле язучылар яшь фестивале уздырыла. Аның ачылу тантанасы 24 апрель сәгать 14.00 кә билгеләнгән. Чара ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында узачак. Проза, шигърият, драматургия хакында сөйләшүләргә багышланган секция утырышларыннан тыш, фестивальгә килүчеләр Казанның тарихи урыннарында, Арчаның Кушлавыч, Кырлай авылларында булыр дип көтелә.


Источник: http://tatarile.org/news/tt/node/5167

К списку новостей