• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана

Опубликовано: 25.06.2021

Россия вузлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Быел документлар тапшыру өчен дүрт ысул тәкъдим ителә: көндезге бүлектә — эпидемиологик хәл уңайлы булса, почта аша, университет электрон системаларында абитуриентның шәхси кабинеты аша һәм "Югары уку йортларына онлайн укырга керү" суперсервис ярдәмендә.

Быел суперсервиска инде 500 дән артык университет кушылды. Исегезгә төшерәбез, ул 2020 елның июнендә, пандемия кызган чагында эшли башлаган иде. Ул вакытта абитуриентлар 54 Россия югары уку йортына укырга гаризаны дистанцион рәвештә бирә алган. Бу мөмкинлектән 20 меңнән артык абитуриент файдаланды, алар 70 меңгә якын гариза бирде. Быел югары уку йортлары 10 тапкырга күбрәк, димәк, тиз һәм, иң мөһиме, кирәкле документларны җибәрү өчен күп санда абитуриентларның җибәрү мөмкинлеге бар.

"Онлайн вузга укырга керү" суперсервисында вузларны сайларга, кирәкле документларның күчермәләрен кушып, кабул итүгә гаризалар җибәрергә, өстәмә керү сынаулары даталары турында белергә, конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтеп торырга һәм, югары уку йортыннан хәбәрнамә алып, укырга керү турында белергә мөмкин. Шулай ук гариза алуга ризалык белән идарә итәргә һәм бирелгән гаризага үзгәрешләр кертергә мөмкин.

Сервистан файдалану өчен Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы кирәк. 2021 елда суперсервиста абитуриентларга уңайлы булсын өчен яңа функцияләр барлыкка килде. Хәзер документларны читтән торып та, шулай ук максатчан уку турындагы шартнамәләр буенча да бирергә мөмкин. Планнарда — белем бирү кредитын кулланып керергә теләүчеләр өчен документларны рәсмиләштерү мөмкинлеге.

Фән һәм югары белем министры сүзләренчә, абитуриентлар коронавирска бәйсез рәвештә, күптән, өч-дүрт ел инде, документларны дистанцион бирү мөмкинлегеннән бик актив файдаланалар.

"Коронавирус бурмы, әллә юкмы, ә киләчәк — абитуриентлар һәм югары уку йортларының ерактан торып хезмәттәшлеге форматларына бәйле булачак", - дип билгеләп үтте фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы.



К списку новостей