• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә

Опубликовано: 07.10.2016

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елга укытучы вазифалары чикләрен кертү һәм "кәгазь эше"ннән азат итү турында сөйләде, шулай ук укытучының хезмәт хакы төшү ачыклаган төбәкләрдә "катгый эшләргә" вәгъдә итте.
Бүген Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын әйдәп баручы, өлкән һәм укытучы вазифаларына бүлү) эшләү тәмамланачак дип белдерде. "Вазифалар системасын бүлгәләү педагогка йөкләнгән башкарыла торган бурычлар, функцияләр катлаулылыгына һәм җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Боларның барысын да профессиональ стандартка теркәү планлаштырыла", - дип белдерә министр сүзләрен "ТАСС".
Семинарда министр укытучыларга өстәмә эшләр йөкләмәүне сорады һәм бу тәкъдимнәрнең үтәлүен таләп итәчәген өстәде. Аның сүзләренчә, укытучының өч документы булырга тиеш, алар - эш программасы, сыйныф журналы һәм көндәлек, әмма өстәмә документларны тутыру турындагы карарны мәктәпләр үзләре кабул итәчәк.
Россия мәгариф һәм фән министры педагогның хезмәт хакының база өлеше гомуми эш хакының 70 процентын тәшкил итәргә тиеш, ә стимуллаштыру өлеше - 30 процент дип белдерде. Моннан тыш ул укытучыларның хезмәт хакы төшү төркәлгән төбәкләр белән катгый эшләргә вәгъдә итте. Аның сүзләренчә, 21 төбәктә хезмәт хакы төшү, ә 64 төбәктә арту теркәлгән. Хәзергә Россия буенча уртача хезмәт хакы 36,8 мең сум тәшкил итә.
Агымдагы елда яңа вазифага керешкән Васильева мәктәп системасына төрле яңалыклар кертү белән актив шөгыльләнә. Элегрәк ул сыйныф бүлмәсен укучыларга җыештырту, шулай ук астрономия һәм класстан тыш укуны кертү тәкъдимнәре белән чыкты.



К списку новостей