• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Мәгарифтәге рейтинг өчен ярышлар: быел кем кемне җиңгән (август киңәшмәсе)?

Опубликовано: 24.08.2016

Татарстанда тотрыклы рәвештә югары белем бирү сыйфатын тәэмин иткән районнар белән бергә, ел да “камчылана” торганнары бар. Әйтик, Бөгелмәнең мәгариф системасына тел-теш тидерерлек түгел – ул бөтен республикага үрнәк итеп куела. Ә менә Чирмешән, Әлки, Спас һәм Сарман районнары рейтингның “койрыгыннан” менә алганы юк. Әмма, тырышкан булдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит. Быел Мөслим районы моның ачык мисалы булган. Көчле база мәктәпләре булдырып, белем бирү челтәрен оптимальләштерү юлы белән бу район шактый гына яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Август аен мәгариф хезмәткәрләре зур түземсезлек белән көтеп ала. Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла бит. Бу мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә алга таба эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән төп чара. Быел мөгаллимнәр Лаеш җирлегендә җыелды. Бу районны мәгариф өлкәсендә алдынгылар исәбенә кертеп булмый әлегә. Әмма ул үзенең белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә системалы эш алып бара. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Лаешның бик зур инновацион үсеш потенциалына ия булуын билгеләп узды. Бүген бу мөмкинлекләр биредә уңышлы тормышка ашырыла.
Укытучыларның август конференциясе алдыннан Лаеш районында белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты. Район үзәгендәге 1нче санлы гимназия һәм эшче кадрлар әзерләүдә ресурс үзәге сыйфатын алган техник-икътисади техникум тудырылган шартлары һәм булдырылган проектлары белән мактана алды.
Белем бирү сыйфатын билгеләүче рейтингны игълан итү исә ел саен мөгаллимнәр җыелышының төп вакыйгасы булып тора. Быел да иң алдынгы районнар Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан мактау сүзләре ишетсә, сөенечле нәтиҗә күрсәтә алмаганнар янә тәнкыйть утына салынды.
Менә инде берничә ел рейтингның иң югары баскычын Бөгелмә районы яулый. Быел да ул үз дәрәҗәсен төшермәгән. Узган елда әлеге муниципаль берәмлекнең уңай тәҗрибәсен күрсәтү максатыннан август конференциясе дә шунда узган иде. Саба, Чистай, Кукмара, Баулы, Актаныш, Тукай, Әтнә, Мөслим районнарына моның файдасы тигән күрәсең, алар соңгы елда шактый яхшы гына уңай динамика күрсәткән.
Ә менә Менделеевск, Буа, Кама Тамагы, Алексеевск, Питрәч районнары, киресенчә, түбән тәгәрәгән. Әйткәнебезчә, елдан-ел “кызыл” зонадан чыга алмаган районнар да бар. Әмма быел сыйфатлы белем бирү белән сөендерә алмаган районнарны министр артык каты шелтәләп тормады. Сентябрь аенда артта сөйрәлүче муниципаль берәмлекләрдәге вәзгыять өйрәнелеп, кимчелекле моментлар ачыкланачак, дип кенә белдерде ул.
Быелгы киңәшмәдә зур игътибар профильле белем бирүгә юнәлтелде. Татарстан икътисады өчен ихҗыяҗлы белгечләр әзерләү мөһимлеге соңгы елларда аеруча ассызыклана. Һөнәри ориентация эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру максатыннан мәктәпләрдә профильле сыйныфлар оештырыла.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада аерым предметларны тирәнтен өйрәнүне оештыручы мәктәпләрдә укучылар, нигездә, профильле предмет буенча югары нәтиҗәләр күрсәтә. Әлмәтнең 16нчы санлы физика-математика юнәлешле мәктәбендә чыгарылыш сыйныфта белем алучыларның күпчелеге профильле предмет буенча БДИ тапшырып, шактый югары бәя алган. Алабуганың 10 санлы мәктәбенә карата да мактау сүзләре ирештерелде.
Тискәре мисаллар да юк түгел. Спасс районының 2нче санлы мәктәбе физика-математика юнәлешендә махсуслашкан булса да, чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе дә физиканы сайламаган, ә профильле математиканы укучыларның өчтән бере генә биргән. Аксубайның 3 санлы химия-биология профильле мәктәбендә дә химияне бер укучы тапшырган, ә биологияне берсе дә сайламаган. Мондый хәл профильле белем бирүнең профанациясе, дип аталды.
2014 елдан Татарстанда югары класслы эшче кадрлар әзерләү максаты белән ресурс үзәкләре булдырыла башлады. Аерым көллият һәм техникумнарда өр-яңа җиһазлар, иң яхшы педагоглар һәм белем бирү программалары туплана. Бүгенге көндә ресурс үзәге статусын 14 һөнәри белем бирү йорты алган.
- 2014 елдан профильле белем бирүне үстерүгә 2,5 миллиард сум акча бүленде. Алга таба да шулай дәвам итәчәкбез. 14 ресурс үзәге булдырылды. Бөтенләй башка дәрәҗә һәм ихтыяҗ. Бу аз акчалар түгел, билгеле. Шуңа да республика икътисады ихтыяҗлары белән баланс табу мөһим. Дөнья зур тизлек белән үсеш ала. Сәнәгатьтә технологияләр көннән-көн камилләшә. Безнең бурыч – өлгереп бару гына түгел, ә киләчәккә карап эш итү, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчелеге белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, белем алу өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар белән карый. 2012 елдан республикабызда Татарстан Президенты инициативасы белән мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 780 белем бирү оешмасы яңартылды. Әлеге күренеш Россия күләмендә уникаль башлангыч.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика белем бирү өлкәсендәге барлык федераль проектларда катнаша. Быел бу тармакка үзәк казнадан өстәмә 1 миллиард сумнан артык акча күчертелгән. Зур ярдәмне бу эштә республикабыз мәнфәгатьләрен яклаучы депутатлар күрсәтә, дип белдерде ул. Әмма мәгариф тармагына федераль бюджеттан алынган сумма былтыргыга караганда кимрәк булган. Шуңа да Президент Мәскәү белән активрак эшләргә күрсәтмә бирде.
Милли мәгариф өлкәсе исә республикабызда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
- Бу мәсьәләне ел саен күтәрәбез, әллә ни алга киткәнебез юк әле. Әлеге өлкәдә стратегия кабул ителде, аны яхшы итеп гамәлгә ашырырга кирәк. Моның буенча башкарасы эшләр күп", – дип бу нәлештә тагын да көчәйтелгән эш алып барырга күрсәтмә бирде Президент.


Источник: http://belem.ru/node/6710

К списку новостей