• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 158 учащихся/158 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы

Опубликовано: 01.06.2016

Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр!
Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз. 
Республикабыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Дүрт ел рәттән егерме дүрт фән буенча үткәрелеп килүче Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан соң өченче урында. Шушы көннәрдә генә республикабыз егет-кызлары WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” Милли чемпионатында 64 регион арасында өченче урынга лаек булды.
Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге үсүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте.
Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.
Бүген – җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә республикабызның барлык төп мәйданнарында фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде. 
Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!
Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов



К списку новостей