МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Татарстан чаңгы юлы 2015
07.02.2015
Кояш нурларында җемелдәгән карда чаңгы шуу искиткеч ләззәт бирә икән. Мәктәп укучылары һәм укытучылары чаңгы юлына зур теләк белән чыктылар.
Барлык укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгы шуганнан соң, һәммә кеше табигать кочагында тәмләп чәй эчте. -
Концерт
04.02.2015
3 нче февраль көнне Бөрбаш мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары “Бәхетле балачак” смотр концерты куйдылар. Укучыларның дәртле биюләре, моңлы җырлары тамашачыларны таң калдырды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Өмә
02.02.2015
Мәктәбебез территориясендә өмәләр еш булып тора. Шулай ук укучыларыбыз һәйкәл тирәсен дә чистарталар. Якын-тирәдәге чүпләрен җыялар һәм карларын көриләр. Ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар алар
-
Семинар
01.02.2015
30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебезгә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Федераль дәүләт белем стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда традицион һәм инновацион методлар” дигән семинарга килделәр. Килгән кунакларга укытучыларыбыз Бариева Г.Г., Нуретдинова З.З., Хәйруллина В.Н. татар теленнән ачык дәрес, “Җиңү таңы шатлык китерсә дә...” дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Аннары түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды һәм чыгышлар тыңланылды. Килгән кунаклар мәктәпне бик яратып һәм дәресләргә, ачык чарага югары бәя биреп киттеләр.
-
Радиотапшыру
31.01.2015
Чираттагы атналык радиотапшыру булып үтте, 30 нчы январь көнне. Пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары тапшыру аша укучыларыбызга җиткерәсе барлык хәбәрләрне белдерделәр.
-
Хоккей
30.01.2015
Район күләмендә 1997 – 1999 нчы елгы егетләр арасында хоккей ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда безнең 9 – 11 сыйныф егетләреннән торган команда 3 урынны яулап кайтты. Әфәрин егетләр, киләчәктә тагы да матур җиңүләр булсын, тырышлыкны киметмичә гел алга барыгыз, зур уңышлар сезгә!
- Очрашу 30.01.2015
-
Класс җитәкчесе - 2015
29.01.2015
Класс җитәкчесе - 2015
-
"Ярдәм итик!" акциясе
28.01.2015
Гильметдинова Зөләйхага ярдәм итү максатыннан укучыларыбыз “Ярдәм итик!” акциясенә чыктылар. Укучыларыбыз салкын көннәр булуга карамастан, үз теләкләре белән авыл халкыннан Зөләйхага ярдәм итүләрен сорап, авыл буйлап йөрделәр. Авылыбыз халкының берсе дәбу эшкә битараф булмаган, укучыларыбызның бу изге ниятләрен хуплап, барсы да ярдәм итеп, рәхмәт сүзләрен белдергәннәр.
-
Бу уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнә, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла
27.01.2015
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.
2014-2015 уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының мәктәп программасындагы төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнәчәк. “Хәвефле төркем”не аерып чыгару максатыннан, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла. 4нче һәм 10нчы сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк. Татарстан укучылары белем бирү сыйфатын милли тикшерүнең актив катнашучылары булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен яхшыртуны күз уңында тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында координация советы төзелде, гомумбелем бирү оешмаларындагы укыту-методик эшчәнлек торышын өйрәнү өчен республиканың муниципаль районнарына Мониторинг үзәгеннән мобиль төркемнәр һәм югары категорияле укытучылар җибәрелде