муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Лыжня России" 08.02.2014

8 нче февраль көнне мәктәп буенча чаңгы көне үткәрелде. Укучылар туган як табигатенең матурлыгына сокланып, чаңгы шудылар.
-
Кышкы кросс. 06.02.2014

Спорт - сәламәтлек айлыгы кысаларында һәм Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары ачылуга багышлап 5 февраль көнне традицион "Кышкы кросс-2014" булып узды. Кичке сәгать 7 дә мәктәп яны шау-гөр килде. Кросста барлыгы 166 кеше катнашты. "Иң кечкенә йөгерешче" Гарипов Айзат, "Иң өлкән йөгерешче" Габделхаева Зәнфирә апай булса, "Иң күп катнашучысы булган гаилә" булып Шәйхиевлар гаиләсе танылды.
-
СЕЗ һаман да яшь һәм сөйкемле! 05.02.2014

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әминә Мөхәммәтовнаны булып узган туган көне белән котлыйбыз. Аңа тазалык, бәхет, шатлык-куанычлар телибез. Һәрвакыт шулай яшь һәм матур булып калыгыз!
-
Мәктәбебезнең IT-чемпионы. 05.02.2014

2 сыйныф укучысы Мифтахов Әсхәт Республикакүләм IT-чемпион конкурсында 185 балл җыйды. Ул үзенә бүләкнең дә кирәклесен - флэшка сайлап алды. Әсхәткә алга таба мондый конкурсларда катнашырга, күп бүләкләр алырга насыйп булсын.
-
"Тамчы шоу"да катнаштык. 01.02.2014

Мәктәбебез укучылары "Тамчы-шоу"да катнашып, бик матур чыгыш ясап кайттылар, үзләренең белемле икәнлекләрен исбатладылар. Ә аларны алып барырга ярдәм иткән әти-әниләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Ленинград блокадасын өзүгә - 70 ел. 28.01.2014

Бүген тәрбия дәресләре Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуга багышланды. Укучыларга бу дата уңаеннан бик күп файдалы тарихи мәглүмат бирелде.
-
Көрәшчеләрнең чираттагы җиңүе. 27.01.2014

25 нче гыйнвар көнне мәктәпнең көрәшчеләр командасы бертуган Әхмәдиевлар призына уздырылган ярышта катнаштылар һәм зур җиңүләр белән кайттылар. Тренерлары: Гобәйдуллин Д.Д.
-
Сәнгать атналыгы нәтиҗәләре-1. 27.01.2014

20-25 гыйнвар көннәрендә узган Сәнгать атналыгына нәтиҗә ясалды, актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Сәнгать атналыгы нәтиҗәләре-2 27.01.2014

Сәнгать атналыгына нәтиҗәләр ясалды, рәсем сәнгате буенча актив укучылар билгеләнде. Рәсем укытучысы Гарипова Л.Р. уңай якларга да, тискәреләренә дә бәя бирде.
-
"Көйне танып бел" 24.01.2014

Музыка укытучысы Аухадиева Ч.Р. 5-9 сыйныфлар өчен "Көйне таны" уенын оештырды. 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Зөһрә җиңүче булды.













