муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Замана балалары. 21.02.2018

Спорт сәламәтлек һәм оборона-масса айлыгы кысаларында 5-9 сыйныф егетләре һәм кызлары өчен "Замана балалары" ярыш-конкурсы үткәрелде. Оештыручылар: физик тәрбия укытучылары Галимов И.М. һәм Гайфуллин Г.Г.
-
Алабугадан җиңү белән... 19.02.2018

8 нче сыйныф укучылары Галләмов Алмаз һәм Габделхаков Нияз Алабугада узган көрәш бәйгесендә катнаштылар. Алмаз аннан зур җиңү - 2 нче урын алып кайтты. Тренерлары: Гобәйдуллин Д.Д.
-
Мальчиш-Кибальчиш. 17.02.2018

Башлангыч сыйныфлар кече Аҗаган - Мальчиш_Кибальчиш уен-ярышы үткәрделәр.
-
Башлангычлар фикерләшә. 16.02.2018

Башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмә җыелышында планнар, бурычлар турында фикер алышалар.
-
Әлифба бәйрәме. 16.02.2018

1 нче сыйныфлар әти-әниләр катнашында бик матур итеп Әлифба бәйрәме үткәрделәр.
-
Искә алу. 15.02.2018

Әфганчылар көне уңаеннан Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Тәлгать Гыйльвановны искә алып, 8 нче сыйныф укучылары аның каберенә венок куйдылар.
-
Авыл китапханәсендә Җәлил турында... 13.02.2018

Авыл китапханәсендә китапханәче Рафилә апа 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан аның иҗатына багышланган эчтәлекле кичә-ярыш үткәрде. Чарада Муса Җәлилнең тормышы турында күп мәгълүмат бирелде, шигырьләре сөйләнде.
-
Спорт-сәламәтлек айлыгы эшчәнлеге. 13.02.2018

Спорт-сәламәтлек айлыгы нәтиҗәләрен, үткәреләчәк ярыш-конкурсларны чагылдырып баручы стенд материаллары физик тәрбия укытучылары тарафыннан даими яңартылып тора.
-
Оста чаңгычылар. 12.02.2018

"Татарстанның чаңгы юллары-2018" нең җиңүчеләре.
-
Чаңгы шудык, чәй эчтек... 10.02.2018

Чаңгы ярышыннан соң тәмле коймак белән чәй эчтек.













