МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы "
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Российская Федерация, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, деревня Алан, улица Школьная, дом11/ 422255, Россия Федерациясе ,Татарстан Республикасы , Балтач районы , Алан авылы ,Мәктәп урамы ,11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-683-51-34 |
| E-Mail: | Salan.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аланская начальная школа-детский сад»" |
| Руководитель: | Ахмадуллина Фирдия Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 18 учащихся 22 воспитанников / 18укучы, Бездә тәрбияләнәләр 22 бала |
| У нас учат: | 5 учителей,3 воспитателя / 5 укытучы,3 тәрбияче |
МБОУ «Аланская начальная школа-детский сад» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Алан башлангыч мәктәп -балалар бакчасы " - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Әлифба бәйрәме 06.03.2013

Беренче сыйныфларда узган "Әлифба бәйрәме"ндә җырладык та, биедек тә, "Туган авылым - Аланым" дип исемләнгән проект та якладык.
-
IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 05.03.2013

Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шәймөхәммәтова Рамилә (җитәкчесе - Р.Ф. Бәдретдинов) КФУ да үткәрелгән гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларның IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде.
-
Фәнни-гамәли конференция 02.03.2013

1 март көнне Карадуган урта мәктәбендә уздырылган Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә мәктәбебез директоры, филология фәннәре кандидаты Р.Ф. Бәдретдинов катнашты.
-
IT - чемпион 02.03.2013

Республика мәктәпләре арасында башланып киткән "IT - чемпион" конкурсында катнашырга без әзер!
-
Химиядән ачык дәрес 28.02.2013

Бүген 8 сыйныф укучылары белән Валиева Нурия Йосыповна әти-ниләргә ачык дәрес күрсәтте.
-
Әти-әниләр җыелышы 27.02.2013

26 февраль көнне әти-әниләр җыелышы булды. Мәктәп директоры Р.Ф.Бәдретдинов № 189 приказга нигезләнеп балаларның иминлеген саклау турында чыгыш ясады. 6-12 яшьлек балаларны өлкәннәргә беркетү, кич чыкмау, чит кешеләр белән аралашмау һәм “юк ”-дип әйтә белү хакында аңлатты. Әти-әниләргә куллар куйдырылды.
-
“Солдат-Ватан сагында” – акциясе. 27.02.2013

Алан урта мәктәбендә 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә карата “Солдат-Ватан сагында” -дип исемләнгән акция үтте. 50 гаиләнең 41ендә әтиләр солдат хезмәтен үткәннәр. Укучылар солдат хезмәтен үтеп кайткан әтиләре белән горурланып , аларның кайда хезмәт итүләрен чагылдырып һәм бәйрәм белән котлап газеталар чыгардылар. Һәр сыйныф Армия хезмәтен үткән егетләрне очрашуга чакырып аларның истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Химия атналыгы башланды 27.02.2013

Бүген химия атналыгын ачу көне булды. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары химия кабинеты белән танышып чыктылар.
-
"Иң яхшы Әйдаман" конкурсы 25.02.2013

"Иң яхшы Әйдаман - 2013" конкурсында Каримова Камилә катнашып матур гына чыгыш ясап кайтты.
-
Тимурчылык 25.02.2013

5 нче сыйныф тимурчылары ялгыз яшәүче Гильмуллина Нурия апага барып йорт эшләрендә булышып кайттылар.








