филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа села Сарлы» -«Основная общеобразовательная школа села Верхнее Стярле» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан. /Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы «Югары Стәрле төп гомуми белем бирү мәктәбе” (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 423314, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Верхнее Стярле, ул. Советская, д. 38 Б |
Телефон: | +7(855)-924-27-43 |
E-Mail: | Svs.Azn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Филиал МБОУ «СОШ села Сарлы"-"ООШ с. Верхнее Стярле» Азнакаевского района РТ |
У нас учатся: | 34 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
Туган мәктәбем тарихы
АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЮГАРЫ СТӘРЛЕ МУНИЦИПАЛЬ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Югары Стәрле урта
мәктәбе 11 класс укучысы
Төхбәтуллин Илсур Дамир улының
“Туган мәктәбем тарихы”
темасына эзләнү эше
ҖИТӘКЧЕСЕ: Югары Стәрле урта
мәктәбе тарих укытучысы,”Туган як”
музее түгәрәге җитәкчесе
Төхбәтуллина Гөлнур Рәшит кызы.
2010 ел
Э ч т ә л е к.
1. Кереш өлеш............................................................................1 бит
2. Революциягә кадәр Стәрледә уку-укыту торышы...............2 бит
3. Мәктәп турында авылыбыз аксакаллары сөйли..................3 бит
4. Совет чоры мәктәбе.................................................................4 бит
5. Сугыштан сонгы еллар............................................................8 бит
6. Бүгенге көндә Стәрле мәктәбе..............................................14 бит
7. Йомгаклау...............................................................................15 бит
К Е Р Е Ш
Минем эзләнү эшемнен нигезендә мәктәбебезнең үткәне: укытучылар белән укучылар арасындагы буын бәйләнеше,традициягә әйләнеп киткән уку-укыту системасы, ә үткән белән хәзерге арасын тоташтыручы “күпер” булып чыгарылыш укучылары тора.
Мәктәп... Монда үткәннәр белән киләчәк тоташа. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге караңгы , дигән бит борынгылар! Минем туган мәктәбемнең стеналары бала-чаганың күпме күңелле тавышын үз эченә сыйдырган, күпме күңел җылысы, изгелек бөркелә ул стеналардан! Кайлардан башлана микән минем мәктәп тарихы?
Мин үз алдыма үзебез укый торган мәктәпнең тарихын өйрәнүне максат итеп куйдым . Шул максаттан чыгып бурычлар да билгеләнде:
- мәктәпнең үткәнен өйрәнү,
-мәктәп турында истәлекләр ясау,
-мәктәпнең тарихын башкаларга да сөйләү, күрсәтү, аны киләчәк буыннарга тапшыру.
Минем эзләнү эшем быел бигрәк тә актуаль,чөнки 2010 ел - Укытучы елы ! Безгә укытучыларның авыр һәм катлаулы эшләрен хөрмәт итү, аларның җәмгыятьтәге абруйларын күтәрү - минем алда торган бурычларның иң әһәмиятлесе.
Эзләнү барышында мин төрле ысуллар кулландым:
- мәктәп музеенда сакланган экспонатларны өйрәнеп, олы укытучыларның истәлекләрен тыңлап материал тупладым, - чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралаштым, -хәзерге мәктәп директоры, укытучылардан интервью ,сораштырулар үткәрдем.
Төп өлеш.
Мәктәп тарихын өйрәнү, минем фикеремчә, милли мирасыбызны саклауга һәм өйрәнүгә әйтеп бетергесез өлеш кертә. Безнең мәктәпнең үткәне бик еракларга барып тоташа.
Авылның беренче хәлфәсе, совет укытучысы, иң белемле, мәдәниятле кешесе Тимбаков Зарифулла булган. Ул башлангыч белемне авылда абыйсы мәдрәсәсендә ала. Бәйрәкәнең муллалар хәзерли торган мәдрәсәсендә укый. Уфа шәһәренә барып укуын дәвам итә. 1913 ел – авылга кайтып Түбән Стәрледә Сагытдин дигән кеше өендә мәктәп ачып 14-15 яшьлек малайлар укыткан. Зарифулла үз акчасына аяклы зур счет ясатып исәп-хисап дәресе өйрәткән. Каяндыр глобус тапкан, карта, уку әсбапларын да булдырган. Революциягә хәтле мәктәптә алдынгы карашлы кеше булганга күрә авылда искелекне яклаучы кешеләр авыл җыены җыеп Зарифуллага самосуд ясарга да тырышып карыйлар.Ләкин ул бик батыр булып ,авылның балаларын аңлы белемле итүдә үзенең зур өлешен кертә.
Революциягә кадәр Югары Стәрле авылында мәгариф үсеше.
Күп укыдык без мәдрәсәдә,
аңламадык бернәрсә дә... дигәннәр борынгылар.
1885 елдан соң авыл 2 мәхәлләгә бүленә. 2 очта 2 мулла булган. Билгеле кызлар өйдә, абыстайга йөреп укыганнар, ә малайларны мулла укыткан. Күбрәк дин сабагы бирелгән. Авылда бу елларда укый-яза белүчеләр бик аз. Бары тик Сәгытдин исемле кеше генә русча укый-яза белгән. Бу чорларда 2 мәхәллә, 2 мәдрәсә, 2 мәчет булган. 1890 елда янгын чыгып барлык әйберләре дә янып бетә. Яңадан авыл халкыннан акча җыеп яңа мәдрәсә салганнар.
Мәдрәсәдә авыр, әче ис. Идәндә бәрелеп, янчелеп беткән комган белән зур ләгән тора. Түрдә зур шүрлек. Шүрлекләрдә тыгызлап тутырылган керле мендәрләр, киезләр, ябынып ятар өчен алып килгән алама юрганнар, ертык чикмәннәр. Төнлә белән балалар шул әйберләрне җәеп йокларга ятканнар.
Мәктәп турында хөрмәтле авыл аксакаллары сөйләгәннәрдән:
Таип бабай сөйли:
-“Мин 1880 елда туганмын. 8 яшьтә мәктәпкә бара башладым. Бер ел сабакка гына йөри идем. 9 яшьтә чагында мәктәптә кунып укыдым. 1890 елны ике урам, ике мәчет, ике мәдрәсә янды. Аннары бер мәдрәсә салдылар. Шунда тагын кунып укыдык. Ул мәдрәсәдә 40 малай бар иде. Шулардан Бари, Таеп, Сәйфетдин, Галиәкбәрләр белән укыдык. Хәзрәт таң атканчы килә дә уята һәм укыта башлый. Аннан намазга китә, тагын килеп укыта. Хәзрәтнең дә кул астында мендәр була, аның алдында китап куярлык кына кечкенә өстәл бар. Ул вакытта бер генә мулла иде. Өйдән утын алып килеп мәдрәсәне җылытабыз. 1917 елда мәдрәсәдән чыктым. Аннары эшли башладым. 1914 елда Нургали абый солдаттан кайткач хәлфә итеп куйдылар. Ул бер ел гена хәлфә булып өйрде. Аннары ул да хәлфә булудан чыкты. Шулай итеп һәр кеше үз тормышы белән яши. “
Салих бабай:
-“Мин, Хафизов Салих, 1896 елда туганмын. 11 яшемдә Стәрледә 2 ел мәдрәсәдә укыдым. Безнең авылда ике мәчет бар иде. Без укыган мәчеттә Солтан мулла белән Габдрахман мулла укытты. Муллалар чыбык тотып урындыкка, я мендәргә утыртып торалар. Сабакны белмәсәң, я тәртип бозсаң, чыбык белән кыйныйлар. Стәрледәге мәдрәсәне бетергәч Азнакайга бардым. Анда Шакир мулла белән Хамидулла мулла укытты. Безнең Стәрле авылында 3 урамга 2 мәдрәсә иде. “
Затлы хәлфәләр,
Зиннәтле байлар,
Бик күп заманнар,
Яшәсен зурлар.
Мөслимә әби сөйләгәннәрдән :
-“Мин 1913 елда Гайшә абыстайга укырга йөри башладым. Ул 2 елдан соң улеп китте. Укыган вакытта шәкертләр басып укый, ә абыстай сәкегә утырып укыта иде. 1914 елда Герман сугышы чыкты. Мияссәр мулла мәдрәсә салдырды һәм Кәкре Елгадан Мәхбубә исемле укытучы чакырттылар. Анда озын өстәл һәм скамейкаларга утырып укый идек. Мине бу мәдрәсәдән алып Габдрахман хәзрәт йортында укыта башладылар. Монда Балтачтан килгән Майкамал исемле укытучы укытты. Ул апрельдә китте һәм без таралдык. Имтиханны Мияссәр мулла мәдрәсәсенә барып бирдек. 1918 елда “коммун” чыкты. Татарча язу кертелде һәм Абдулла татарча укыта башлады.
Сәнәк сугышы башлангач, коммунист Абдулла китте. Укулар туктатылды. Иң соңгы сугыш Бәйрәкәдә бетә. Моннан соң Хасанов Габдрахман абый көндез кызларны, ә кич малайларны укыта башлады.”
Укулар ноябрь аенда башланып март азагына хәтле дәвам итеп,5 сыйныф булган. Дин китапларыннан тыш, хисап, җәгьрафия, татар теле, Г.Тукай шигырьләре укылган. 1 нче мәхәлләдә Габдрахман мулла, Солтангали мулла, 2 нче мәхәлләдә Мияссәр, Нургали хәлфә, Тимбаков Зарифулла, Мирзаһит мулла, Абдулла Шәвәлиевләр укыткан. Мәзиннәр - Тимбаков Галимҗан, Вәгыйзь.
1914 нче елга кадәр авылда кызлар өчен мәдрәсә булмаган. Алар абыстайга йөреп укыганнар. Бары тик 1914 нче елга гына кызлар өчен мәдрәсә ачыла. Бу мәдрәсәне дә Мияясәр мулла салдыра.
Совет чоры мәктәбе.
Бөек Октябрь революциясенең “Аврора” залпы азатлык таңын алып килмәгән булса халык бик озак укый алмаган булыр иде. Билгеле революциягә кадәр үк өйдән-өйгә йөреп укырга мәҗбүр булганнар.
Ниһаять 1919 нче елда хәзерге мәктәпнең (алты почмаклы) яшелчә бакчасы урынында алты почмаклы өй салына.
1919 елда салынган мәктәп бинасы.
Шулай итеп, 1919 елда, тантаналы шартларда мәктәп ишекләре авыл тарихында беренчеләрдән булып ярлы балалары өчен ачыла. Мәктәптә шушы авыл кешеләре Шәвәлиев Абдулла һәм аның иптәше Фәһирә укыта башлаганнар. Абдулланы авыл халкы “коммун Абдулла” дип тә йөрткәннәр.
Стәрледә алар 3 ел укытканнар. Алардан соң Балтач авылыннан Гобәйдуллина Гаян, Хасанов Габдрахман, Халиков Мәгьсүмнәр укыткан.
Тора-бара мәктәпне тагын да зурайту бурычы килеп баса. 1920 нче елда элекке мәдрәсә дә мәктәп бинасы итеп үзгәртелә. Ләкин 1921 нче елдагы ачлык бу уңышлы гына башланган эш тукталып калган кебек була. Мәктәп директоры Минһаҗев һәм укытучы Хисамовлар бу афәттән котылу өчен ашханә ачу планын күтәреп чыгалар. 1930нчы елларда мәктәптә ашханә ачылгач Стәрле авылына Башкортстан һәм курше авыллырдан балалар укырга йөри башлыйлар. 1930 елда авылда наданлыкны бетерү буенча көрәш башланган. 1930 елда беренче пионер оешмасы төзелә. Мәктәпнең беренче пионервожатые башлангыч класс укытучысы Мифтаһова Гөлҗиһан, икенчесе штатлы воҗатый Вәлиева Фәния, өченче Баһавова Зәйтүнә. Беренче пионерлар : Галиуллин Галимҗан, С.Салихҗан, Г.Сафия, В.Зөләйха, Хәбибуллин Кәлимулла, Галимов Хәйдәр.
1931нче елда читтән килгән балалар өчен беренче интернат бинасы салына. Ул бинаны байлардан алынган йортлардан салганнар. Мәктәптә 4 класслы укыту системасы булган. 1933 нче елда хәзерге мәктәп ( элеккеге агач мәктәп) зданиесенең 1 өлеше салына һәм авылда ШКМ (школа крестьянской молодежи) ачыла. Бу елларда мәктәпнең зур гына ярдәмче хуҗалыгы була: 5сыер, 100дән артык куян, умарта оялары була,5 сыеры, йөздән артык куяны, умарталары булган. Уку белән бергә балаларга хезмәт тәрбиясе дә бирелә.Озын тәнәфестә балалар өчен кайнар аш әзерләнә башлый. Яхшы җиһазланган һөнәрчелек мастерское һәм елганың уң ягында зур гына яшелчә бакчасы була. Җәйге каникулларда мәктәптә пионер лагерьлары оештырыла. Лагерьда тәрбияләнүчеләргә мәктәп пионер формасы бирә, ашау-эчүне оештыра, балалар шунда ук йоклыйлар. Ял итүдән тыш балалар мәктәп бакчасында эшлиләр, куяннар карыйлар.
Мәктәп бинасының икенче өлеше 1935 елда гына колхоз ярдәме белән салына. Мәктәптә беренче комсомол оешмасы төзелә – секретаре итеп мәктәпнең иң алдынгы яхшы укучысы Фаттахов Хаҗи сайлана. Ул еллардагы мәктәпне тәмамалап зур һәнәрләргә ия булганнар Мурзин Рәиф–агроном,
Хәбирова Бәдерниса–укытучы, Галиева Оркыя, Гимаева Хөсниямаллар укытучы булып эшлиләр Юсупов Солтаннан соң булган мәктәп директоры Минһаҗев вакытында 1939 елда урта мәктәп ачыла. 1941-42 елларда беренче чыгарылыш була. 1944-45 елларда урта мәктәпнен вакытлыча соңгы чыгарылышы булып, мәктәп тагы җидееллыкка әйләнә.
Укучылар басуда киндер йолкыйлар,1950 ел. 1953 ел 7 октябрь, укытучылар коллективы
Стәрле мәктәбе укучылары. →
9 класс. 1954 ел
←
8 еллык мәктәп ачылган ел,
уртада уңнан дүртенче Мифтахов Габбас Фәррахович – мәктәп директоры, 1953 ел
↑
1955 – 56 уку елында комсомоллар
↑
1955-56 нчы уку елындагы Югары Стәрле урта
Мәктәбенең 5 класс укучылары.
Төшелде 23 ноябрь 1955 ел.
Астан уңнан 4 нче - мәктәп директоры Әхмәдиев.
Сугыштан соңгы елларда укытучылар коллективы,1946 уку елы
Бөек Ватан сугышы вакытында Стәрле мәктәбен тәмамлаучылар: лейтенант–Гарипов Фатих, Хикматов Зарифулла, Һадиев Шәкүр, сержант Хасанов Гафур, Мисбахов Мисбах, Сафин Газизҗан, рядовой Хикматов Мирзаһит һәм башка бик күп кешеләр сугышта батырларча һәлак булдылар.
Югары Стәрле мәктәбенең
укытучылар коллективы.1953 елда төшкән фото.
Сугыштан соң – 1946 елларда укыту.
Cугыштан соң уку бик авыр булган, дәреслекләр җитешмәгән, ләкин шулай да директор Латипов, завуч Нуртдинов каушап калмаганнар. Бөтен көчләрен җыеп укытканнар да, укучылар белән бергә эшкә дә йөргәннәр 1954-55 нче уку елында Югары Стәрледә янәдән сигез класслы мәктәп ачыла. Сугыштан соң беренче чыгарылыш 1956-57 уку елында була. Ул еллардагы укытучылар - 3 класста Җәмилова Зифа, 8б- Мәрданшина Җәүһәрия, 8в-Хафизова Галия булалар.Г.Разия пионервожатый. Директор Гыйлфанов З.Б.
1955-56 елларда мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез салына. Аны оештыруда биология укытучысы Мәрданшина Җәүһәрия башлап йөри. Мәктәпкә ике ат алалар, укучылар хезмәте киң кулланыла, алар чиратлашып иртән, көндез, кич эшлиләр. Мәктәпне тормыш белән бәйләп укыту турындагы указ чыгарылгач, эшләр бигрәк тә җанланып китә. 1957 елда мәктәпкә радио, 1958 елда – электр тогы кертелде. 1958-59 елларда мәктәп үз-үзенә хезмәт күрсәтү оештырды.Укучылар эшкә өйрәнеп үсәләр. Колхоз белән төзелгән договор нәтиҗәсендә мәктәп 43 га җир ала һәм шул җирдә бодай, бәрәңге, кукуруз чәчкән. Мәктәптә производство бригадасы төзелеп, звеноларга бүленде. Алдан төзелгән расписание нигезендә һәрбер звено үз вакытында килеп, кукуруз араларын эшкәртү, бәрәңге утау эшләрен башкарганнар, көз көне мәктәпләрдә укулар башлангач, бергәләп уңыш җыеп алганнар.
1956-57 уку елы , 1960 ел,уртада укытучы Хафизова
беренче чыгарылыш Галия һәм директор
Гыйлфанов Зиннур
1954 елдан алып 1972 елга кадәр мәктәп директоры булып эшләгән Гыйлфанов Зиннур Бахрнур улы, ул Бөек Ватан сугышында катнашып күп кенә медальләргә ия була, Халык Мәгарифе отличнигы.Сугыштан кайткач үзенең бөтен гомерен укытучы эшенә багышлый.
Зиннур абыйның пенсиягә китү
турындагы приказы, 1979 ел.
1967 елдан 1991 елга хәтле тарих укытучысы, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Хафизова Зифа Вагиз кызы турында истәлекләр