филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа села Сарлы» -«Основная общеобразовательная школа села Верхнее Стярле» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан. /Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы «Югары Стәрле төп гомуми белем бирү мәктәбе” (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 423314, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Верхнее Стярле, ул. Советская, д. 38 Б |
Телефон: | +7(855)-924-27-43 |
E-Mail: | Svs.Azn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Филиал МБОУ «СОШ села Сарлы"-"ООШ с. Верхнее Стярле» Азнакаевского района РТ |
У нас учатся: | 34 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
Ул еллар онытылырга тиеш түгел
Ул еллар онытылырга тиеш түгел
(әдәби-музыкаль кичә)
Әлеге чара яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау; тарихи вакыйганың авылыбыз язмышында ни дәрәҗәдә чагылуын, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану максатыннан үткәрелде.
19 март,2010 ел.
__________________________________________________________________
1 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Бүген без Сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр, Сезгә дан һәм мәдхия җырлар, Сезнең түземлелегез, сабырлылыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
Һәр буынның үз авырлыклары, үз сынаулары. Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.
(“Священная война” көе ишетелә. әлеге көй астында сөйләү дәвам ителә)
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган..
Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, Җир йөзеннән гөрләп торагн авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Сугыш уты безнең авылны да читләтеп узмый. Авылдашларыбызның яше-карты илебез азатлыгы өчен дошман белән аяусыз көрәшкә баса.
Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе сөйли.
1 укучы сөйли:
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Кол итәргә азат халыкны
Хыяллана фашист, этләреннән
Талатырга бездән байлыкны.
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы.
Крым кояшында кызынмакчы,
Балабызны килеп бумакчы.
Юк бу илдә урын юлбасарга
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларга
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә
Ир-егетләр яуга китәләр.
“Солдатлар” җыры.
2 нче алып баручы:
Аналарның йөзләренә яулык каплап тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының, газиз ирләренең әйләнеп кайтырына ышаналар иде әле.
Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару, менә шушы олы максатка ирешүдә безнең авыл халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде.
Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде-игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк иде.
Хөрмәтле тыл ветераннары! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз-тракторларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз. Тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Сез бу батырлылыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз.
Бүгенге кичәгә без хөрмәтле тыл ветераннары Бадертдинова Нүрдидә апа һәм Хабибуллина Гатия апаларны чакырдык. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле ветераннар!
Тыл ветераннары сөйли.
1 нче алып баручы:
Сугыш беткәч тә сез көнне төнгә ялгап, эшләвегезне дәвам иттегез. Хәзер барыгыз да ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның куанычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле,саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Бик зур рәхмәт сезгә!
2 нче укучы:
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан.
Чыгып киткән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
Әбкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
Әбиләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра-шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә-икмәк, авыл үзе өчен
Көлгә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
Безнең хөрмәтле ветеран укытучыбыз Галия апаның да балачагын сугыш урлаган. Сүзне Сезгә бирәбез, Галия апа!
2 нче алып баручы:
Бөек Ватан сугышы чоры совеи халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, башкорты, грузины, чувашы Ватанны сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән сез җиңүче булып чыктыгыз, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардыгыз. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.
Түбән, Урта һәм Югары Стәрле авылларыннан 359 кеше Бөек Ватан сугышына китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,-дип китсәләр дә, 201 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Якты киләчәгебез өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.
Б е р м и н у т л ы к т ы н л ы к.
“Хәбәрсез югалганнар” җыры.
Якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Шулар арасында Азнакай районы, Стәрле авылын данга күмүче легендар танкист, утлы дуга батыры Калимулла Хабибуллин бар.
“Шаймуратов генерал” җыры.
1 нче алып баручы:
Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы 139 кеше әйләнеп кайта. Хәзерге көндә 4 ветеран исән-сау яшиләр. Бугенге кичәгә без шул мәхшәр көннәрнең шаһитлары булган хөрмәтле сугыш ветераннарын чакырдык. Хабибуллин Сәмигулла Хабибулла улы 18 яшьлек егет булып сугышка алына. Белоруссия һәм Икенче Прибалтика фронтларында хезмәт итә. Сүз сезгә, хөрмәтле Самигулла абый.
Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.
Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде.
Фронтовиклар хатлары укыла.
2 нче алып баручы:
Шулай итеп, Югары, Урта һәм Түбән Стәрле авылларының эчкерсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш зилзиләсе төрле якка тарата. Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми.
Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз каһарман. Сез-бүген дә сафта. Һәркайсыгыз гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек.
Батырлылыгыз, көр күңелле булуыгыз, тормышыбызны илһамрак һәм күркәмрәк итәргә омтылуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
“Җиңү җыры” башкарыла.
Латифуллина Н.Ш., педагог-оештыручы.
Тухбатуллина Г.Р., тарих укытучысы, «Туган як» түгәрәге җитәкчесе.