филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа села Сарлы» -«Основная общеобразовательная школа села Верхнее Стярле» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан. /Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы «Югары Стәрле төп гомуми белем бирү мәктәбе” (реорганизация)
Визитная карточка
Адрес: | 423314, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Верхнее Стярле, ул. Советская, д. 38 Б |
Телефон: | +7(855)-924-27-43 |
E-Mail: | Svs.Azn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Филиал МБОУ «СОШ села Сарлы"-"ООШ с. Верхнее Стярле» Азнакаевского района РТ |
У нас учатся: | 34 учащихся |
У нас учат: | 10 учителей |
1 сентябрь - белем бәйрәме
Көз киләсен ак таңнарда төшкән
Томаннары белән кисәтеп,
Ягыбыздан узып бара август
Мәгърур көчен, шанын күрсәтеп.
Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Рөхсәт итегез 2009-2010 нчы уку елына багышланган тантаналы линейканы ачык дип белдерергә. Сезгә җан һәм тән сихәтлеге, зиһен ныклыгы, букчаларыгызга байлык, бала кайгысы күрмичә озын, бәхетле гомер кичерүегезне теләргә.
Бүгенге Белем бәйрәме белән тәбрикләү өчен сүзне кунагыбыз Бәйрәмов Айдар Илгиз улына бирәбез.
Бүгенге бәйрәм белән тәбрикләү сүзен Ю.Стәрле муниципаль урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Асия Вагизовнага бирәбез.
Җир йөзендә синдәй кешеләр аз, Альмира апа,
Шуңа сине күңел ярата
Әйтсәң, бары матур сүзләр генә
Әйтеп була сиңа карата.
Рәхмәт сиңа, Альмира апа, рәхмәт,
Изгелектә кылган эшләрең
Озак яшә, саулык – сәламәттә,
Шул теләктә кала коллегаларың.
Гөлләр елмаюы һичбер вакыт
Югалмасын синең йөзеңнән
Тормыш дәрте, яшәүгә ихтирам
Балкып торсын һәрчак күзеңнән.
Чәчәк бирү
Каеннарның зифалыгы синдә, Әлфия апа,
Моңсулыгы алтын көзләрнең
Аяз көннең күген хәтерләтеп,
Нур сибәләр зәңгәр күзләрең.
Инешләрнең сабырлыгы синдә,
Чишмә суларының сафлыгы
Моң – сагышлар сарган күңелеңдә
Яңа яуган карлар аклыгы.
Тик сиңа хас асыл сыйфатларны
Мөмкинме соң санау барысын да.
Тының өреп, мәрхәмәтле җанны
Төзәтерлек тылсым бар синдә.
Чәчәк букеты бирү.
Ачык йөзегез, тыйнаклыгыгыз
Сүрелмәсен гомергә
Туар таңнарга куанып,
Яшәсәк иде бергә.
Җыр. “Иң зур бәхет менә шул!”
1)Өйдә җылы түрең,
Нык нигезең булса,
Һәрчак җаның тыныч,
Сау – сәламәт булсаң
2)Йөзләреңне сары
Сагыш киптермәсә,
Бала – чагаң сиңа
Хәсрәт китермәсә
Куш: Иң зур бәхет менә шул
Ул дөньяларда
Иң зур бәхет менә шул
Ул дөньяларда
Җиде ел буена инде
Бакчада йөреп туйдым,
Иртәгә укырга барам –
Китап та алып куйдым,
диләр бу уку елында 1 класска керүче укучылар. Каршы алыгыз, сезнең алда 1 класс укучылары.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр белән быел 1 класска 5 укучы укырга керде. Аларга һәрвакыт киңәшче, таяныч булып Марина Владимировна торыр. Марина Владимировна 15 ел эш дәверендә 4 нче тапкыр 1 классны ала. Ул үзе тырыш, таләпчән булганга күрә, ул укыткан балалар да тырыш, актив булып үсәләр. Без Марина Владимировнага сәламәтлек, сабырлык, әти - әниләр терәге булуын, эшендә яңа уңышларга ирешүен телибез.
Тәбрикләү өчен сүзне җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры Сагадатов Вәрис Марс улына бирәбез.
Тәбрикләүне дәвам итеп сүзне Ю.Стәрле муниципаль җирле үзидарә советы рәисе Таһир Яхъя улына бирәбез.
Ә хәзер сүзне үзебезнең хөрмәтле, зыялы пенсионер укытучыларыбызга бирәбез.
Киләчәктә таяныч булачак балалары тормыш юлларының тәүге баскычына күтәрелгәндә ата – аналар, әби – бабайларның да әйтер сүзләре бардыр. Сүзне аларга бирәбез.
Без бу уку елында да гаиләләр белән бердәм эшләп, яңа уңышларга ирешербез, дип өметләнәбез.
Бүген укытучылар өчен бәйрәм һәм белем кырында җаваплы эш башлану көне. Хөрмәтле укытучылар! Бу кырдан югары уңыш җыеп алуда сезгә ныклы сәламәтлек, тырышлык, гаилә терәге, тырыш укучыларның күп булуын телим.
Бу ничәнче синең дәрес икән,
Ә аларны кем соң санасын
Ак җилкәнен киергән кораб сыман,
Юл күрсәтеп алдан барасың.
Син чәчәсең белем орлыкларын,
Биреп бөтен күңел җылыңны
Синең йөрәк – нурлы бер йолдыз ул,
Яктыртасың барыр юлларны.
Хөрмәтле укытучылар! Укучыларыгызның тәбрикләүләрен чәчәк бәйләмнәре җиткерсен!
Сезне бүгенге бәйрәм белән Рәмзия Хәертдинова тәбрикли.
Бәйрәмебезнең иң тантаналы өлеше – беренче кыңгырау вакыты җитте.
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын
Без бәхетле: йөрәк җырын,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын
Кыңгырау шалтыратып 1 класс укучыларын озату.
Рөхсәт итегез Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейканы ябарга.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар Белем кырына рәхим итегез!Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты
Югары Стәрле муниципаль урта гомумбелем бирү мәктәбе
Хасанова Зәбирә Фәрит кызы,
1 нче квалификацион категорияле
укытучы, ЗДВР.
2009/2010 нчы уку елы