Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
Год основания учреждения: | 1955 |
У нас учатся: | 1868 |
У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
БУЫННАРНЫ ТОТАШТЫРУЧЫ КҮПЕР Экояз кысаларында оештырылган язучылар белән очрашуда өбп Ихсанова Э.Т. "Әдәби мирас" оешмасы укучылары белән катнашты. Буыннан - буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләрне әдәби хәзинә дип атыйлар. #ЭКОВЕСНА #Эковесна2025РТ #ТКО_ЦДТ_Азн #ХранителиИстории
Опубликовано: 04.06.2025БУЫННАРНЫ ТОТАШТЫРУЧЫ КҮПЕР
Экояз кысаларында оештырылган язучылар белән очрашуда өбп Ихсанова Э.Т. "Әдәби мирас" оешмасы укучылары белән катнашты. Буыннан - буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләрне әдәби хәзинә дип атыйлар.
Бу хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган хөрмәтле язучыларыбызга без рәхмәтле. Урманай урта мәктәбенә татар әдәбиятының олпат язучылары килделәр. Алар - Марсель Галиев, Рабит Батулла, Шәмсия Җиһангирова, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов һәм журналист Рузилә Мөхәммәтова.
Бу җылы очрашу үзенең туган авылын сагынып, аңа сүзләрдән һәйкәл салган язучы, авыл темасына багышланган бик күп китаплар авторы Гариф ага Галиевнең тууына 122 ел тулуга багышланды. Урманай мәктәбендә оештырылган татар әдәбиятының аксакал язучылары белән очрашуга Сарлы, Җиңү бистәсе урта мәктәпләре укучылары да, авылыбыз ветераннары да зур теләк белән килделәр. Укучылар Марсель Галиевнең, Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен яттан укыдылар, сораулар бирделәр. Җанлы әңгәмә, аралашу белән үрелеп барган очрашу татар әдәби сүзенең көчен, асылын күрсәтте. Язучылар Гариф Галиевнең әдәби музеенда да булдылар. Татарстан Язучылар берлегенең 70-80 еллардагы язучылар утырышларында төшерелгән фотосурәтләрне карадылар. Аларның оригиналь икәнлегенә басым ясадылар. Гади авыл мәктәбе музеенда сакланучы кызыклы тарихлы фотоларга соклануларын белдерделәр. Очрашу тәмамлангач та, укучылар, язучыларны уратып алып, алар белән аралашуны дәвам иттеләр, фотога төштеләр. Әнә шундый тарихи әһәмияткә ия очрашулар күбрәк булсын иде. Чын язучының үзен күрү, тавышын ишетү, киңәшләрен тыңлау укучыларыбыз күңелендә ана телебезгә тагын да зуррак мәхәббәт уятты.
#ЭКОВЕСНА #Эковесна2025РТ #ТКО_ЦДТ_Азн #ХранителиИстории
К списку новостей