МБОУ «Основная общеобразовательная школа с. Карамалы» Азнакаевского муниципального района РТ (реорганизация)
Визитная карточка
| Адрес: | 423301, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Карамалы, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-924-56-23 |
| E-Mail: | SKaramal.Azn@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ с.Карамалы" |
| У нас учатся: | 31 |
| У нас учат: | 15 |
Работа с ветеранами
|
38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәр нигезләрен өйрәтүче 1 категорияле укытучы, “Мәгариф отличныгы”. Тормыш Балтач районы Рангул авылы кызы Мәдинәне зур тормышка аяк баскан көннәрдән үк сыный. Тик алга куйган максат көчле-әнисе Әминә апаның юлын дәвам итү-укытучы булу. 1966-68 елларда ул Балтач районы Борнак мәктәбендә эшли. 1968 нче ел-сөенечле, куанычлы ел. 20 яшьлек сылу кызның яшьлек хыялы чынга ашкан ел. Ул –Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультеты студенты. 1968-72 нче еллар-иң күңелле, иң гүзәл еллар.
|
абдуллина мәдинә әхәт кызы
Шул елларда ул үзенең мәхәббәтен-Сәйлүнен очрата. 1972 нче елның апрелендә гөрләтеп студент туе ясыйлар.
Яшь гаилә Абдуллин Сәйлүн Халиковичның туган ягы – Азнакай төбәгенә юл ала. Алар педагогик хезмәт юлларын Сукаеш 8-еллык мәктәбендә башлап җибәрәләр.
Нәкъ 1972 нче елның 1 сентябре-тынгысыз, үзе мавыктыргыч, бар күңелеңне биреп, гомер буе башкачарак укытучы хезмәтенең чишмә башы булып тора.
1974 елда Абдуллиннар Карамалыга, әти-әнисе нигезенә кайталар. Төп йортта барлык туган-тумачаның күңелен күреп яшиләр. Уллары Данис-аларның төп терәге. Әти-әнисенә охшап, хезмәт сөючән, өлкәннәргә игътибарлы, тырыш, тыйнак.
Мәдинә Әхәт кызы Карамалыда эшләү дәверендә 5 класс чыгара. Класс җитәкчесе буларак, ул һәр бала өчен җанын биреп эшли. Әле аның өстенә нинди генә җәмәгать эшләре тормаган: агитатор, пропагандист, кичләрен артист. Ә соңгы елларда Карамалы куст методик берләшмәсе җитәкчесе.
Мәдинә Әхәтовна-үз-үзен тотышы, гадилеге, эчкерсезлеге, пөхтәлеге, зәвыгы, белемле булуы белән һәр кешегә үрнәк. Укучылары өчен идеал булып тора. Күп кенә укучылары тәрбияче һәм укытучы һөнәрен сайлаганнар.
Киң эрудицияле, әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк математик, театр, җыр, нәфис сүз сәнгатенә мөкиббән, вакытлы матбугатның бер генә юлын да калдырмыйча, энәсеннән җебенә кадәр укып баручы Мәдинә Әхәт кызы бүген дә балаларның яраткан укытучысы, хөрмәткә лаек шәхес.
рәшитова миләүшә миргазиян кызы
Миләүшә Миргазиян кызы кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана. Кечкенә сеңлесе белән энесен укучылыр итеп утыртып, укытучы булып уйнап үскәнен көлеп искә төшерә. Әнисе Мөнирә апаның яшь чакта укытучы булырга теләве дә аңа укытучы профессиясен айларга этәргеч биргәндер. 8 классны тәмамлагач, 1972 нче елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Карамалы авылыннан берүзе шушы ерак юлга чыгып китә. 1976 елда училищены яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Сарман районы Янурыс авылына рус әдәбияты укытучысы итеп эшкә билгеләнә. Яшь укытучы үзенең тынгысыз, белемле икәнен бик тиз күрсәтә, өстәвенә җыр-биюгә дә сәләтле була.
1977 елдан Миләүшә Миргазиян кызы үзенең тормышын туган авылы белән бәйли. Башлангыч сыйныфларда нәниләрне укырга-язарга, тәрбияле булырга өйрәтә. Үз эшен, балаларны ярата, туктаусыз эзләнә, яңалыкка омтыла.
1993 елда читтән торып Яр-Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Киң эрудицияле, тирән белемле, кешеләр белән уртак тел табып эшләүче мөлаем ханымны 1995 елда тәрбия эшләре буенча, ә 1997 елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куялар. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү, тәрбия системасындагы яңалыклар белән үз кулы астында эшләүче укытучыларга ул һәрвакыт тиешле методик ярдәмне күрсәтә, тиешле киңәшләрен бирә, һәрвакыт кеше хәленә керә белә. Шушы сыйфатлары өчен 2000 нче елда Рәшитова Миләүшә Миргазиян кызын мәктәп директоры вазыйфасына тәкъдим итәләр. Бу вазыйфада да ул сынатмый, армый-талмый эшләвен дәвам итә. Мәктәпне җылылык белән тәэмин итү, ремонт мәсьәләләре, хәзерге мәгариф өлкәсендәге реформалар вакытында үзе җитәкләгән уку йортына дөрес юнәлеш бирү һәм башка бик күп эшләр-болар барысы да аның өстендә.
Карамалы урта мәктәбе районда алдынгылар рәтендә йөри. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулана. Бу уңышларның нигезендә Рәшитова Миләүшә Миргазиян кызының йокысыз төннәре, тынгысыз хезмәте ята. Ул балаларны да, коллегаларын да ярата, хөрмәт итә. Аларга уку һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудыру турында кайгырта.
2008 нче елда Карамалы муниципаль белем бирү учреждениесе Карамалы урта гомумбелем бирү мәктәбе инновацион белем бирү программаларын кертүче гомумбелем учреждениеләре конкурсында җиңүче булды һәм РФ Мәгариф Һәм фән министрлыгы дипломына белән бүләкләнде. Бу җиңүдә аның хезмәте зур.Миләүшә Миргазияновна гаиләсендә уңган хуҗабикә, өч баласының яраткан аналары. Ул шат күңелле, тормышны, кешеләрне ярата.
абдуллин сәйлүн халик улы
Абдуллин Сәйлүн Халик улы 1943нче елның 1нче сентябрендә Карамалы авылында Габделхалик һәм Хөсниямал апалар гаиләсендә дөньяга килә. 1962нче елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. 1964-1967нче елларда ул армия сафларында була. Хезмәт срогын тутырып кайткач, институтта укуын дәвам итә. Шунда үзенең булачак тормыш иптәше – Мәдинәне очрата.
Яшь пар 1972нче елда зур өметләр һәм хыяллар белән туган якларына эшкә кайта. Сәйлүн Халик улын Сукаеш мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Анда эшләгән ике ел эчендә яшь, энергиясе ташып торган җитәкче яңа мәктәп бинасы, укучылар өчен интернат төзетә, мәктәп яны участогына нигез сала.
Ләкин туган авыл, туып-үскән төп нигез аны үзенә тарта. 25 ел Карамалы мәктәбен җитәкләгән Зәйнуллин Бәгыйс абый лаеклы ялга киткәннән соң, аның урынына Сәйлүн Халиковичны билгелиләр. Шулай итеп, ул директор вазифаларына керешә һәм физика фәнен укыта. Сәйлүн абый бик таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкара торган, гадел җитәкче булып таныла. Тату, бердәм коллектив туплый. Бизәкләп тактадан эшләнгән актлар залы,зәвык белән бизәлгән мәктәп коридорлары, ашханә – барысы да аның фантазиясе һәм алтын куллары белән эшләнгән дисәк тә ялгыш булмас. 2000нче елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итү дәверендә ( 1977-1988нче елларда “Совет” совхозында партоешма җитәкчесе булып торды) Карамалы урта мәктәбе иң алдынгылар рәтеннән төшми.
Сәйлүн Халикович педагик эшчәнлек дәверендә күпме балага белем һәм тәрбия биреп озаткан. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул гел мәктәп хәлләре белән кызыксынып тора, очрашуларга, бәйрәмнәргә килеп, үз фикерләре белән уртаклаша, киңәшләрен бирә. Бүгенге көндә дә укучылары үзләренең олы рәхмәт хисләрен һәм чиксез яратуларын белдереп торалар.
хафизова сәкинә апа
|
|
Хафизова Сәкинә апа 1923 елда Азнакай районы Карамалы авылында урта хәлле крестьян семьясында дөньяга килә. Шушы авылда шатлыклы балачагы, авыр кайгы-хәсрәтле яшьлеге үтә. 1931-42 елларда Карамалы мәктәбендә белем ала. 1942 елда мәктәпкә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. |
Ул вакытларда ике сменада эшләргә туры килә. 1943-44 уку елларында өстәмә эш итеп зав клуб эшен дә бирәләр. Яшьләр белән дә эшләргә туры килә, чөнки авыр сугыш елларында халыкны төшенкелеккә бирелдермәскә кирәк була.
Дәресләрдән соң солдатларга җылы кием җыярга, заемга яздырырга чыга. Сугыштан соң, 1945 елны Сәкинә апа Көчле Бүләк авылында мәктәп мөдире булып эшләп тә ала. 1946 елны кире Карамалыга кайта һәм үзенең яраткан хезмәтен дәвам итә. Балалар саны күп, кабинетлар саны, җылылык җитми. Ләкин балаларда белем алуга теләк көчле була. Сәкинә апа башка бик күп укытучылар белән бергә авылда агитация эшен дә алып бара. Мәктәптә эшләү дәверендә берничә мәртәбә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аңа шулай ук интернатта эшләргә дә, мәктәпнең завхоз эшен алып барырга да туры килә. Хафизова Сәкинә апа 1984 елга кадәр (40 елга якын) мәктәптә эшли. Бүгенге көндә дүрт баласының, бик күп оныклары һәм оныкчыкларының яраткан әбисе булып гомер кичерә.
Тимербаева Гөлҗиһан апа
Тимербаева Гөлҗиһан Тимербаевна Карамалы сигезеллык мәктәбенә эшкә 1953 елда килә. Анда 1983 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укыта. 30 ел эшләү дәверендә Гөлҗиһан апа Зәйнуллин Бәгыйс, Галиев Марат һәм Усманов Илмир кебек директорлар белән бергә эшләгән.
Ул эшләгән чорларда мәктәп коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бергә авыл халкы арасында агитация-масса эшләрен дә башкара. Гөлҗиһан апа күп еллар лекторлар оешмасының җитәкчесе булып та эшли. 1966-73 елларда мәктәптә завуч була. Кайсы гына эшне башкарса да бик тырышып эшли, укучыларга һәм укытучыларга карата бик таләпчән була. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора.
Мәктәп коллективы шулай ук халыкка театрлар да күрсәтә. Гөлҗиһан апа аларда бик актив катнаша. Хәтта театрлар белән күрше авылларда да булалар.
Гөлҗиһан Тимербаевна күп тапкырлар районыбызның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1983 елдан бирле лаеклы ялда.
|
|
Бобылева Зәрия Һадиевна.
|
Бобылева Зәрия Һадиевна 1977 елда Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап туган районына эшкә кайта. Ул башта Урсай урта мәктәбендә немец теле укыта. Яшьлек романтикасы белән Себер якларына китеп эшли. Анда Зәрия апа үзенең тормыш иптәше Бобылев Петрны очрата.Яшь гаилә Азнакайга кайтып урнаша.
Зәрия Һадиевна 1986 елдан 2005 елга кадәр Карамалы урта мәктәбендә француз теле укытты. Үз фәнен тирән белеп балаларны да кызыксындыра белде.
Районыбызның Мактау грамоталары белән, ә 2004 елда “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Сәлимгәрәева Гөлсинә Зәки кызы
Баулы районы Бәйрәкә авылы кызы Сәлимгәрәева Гөлсинә Зәки кызы 1964нче елда Әлмәт педагогик курсларын тәмамлый. Әлмәт район һәм шәһәр мәгариф бүлеге аны Карамалы сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгели. Бу вакытта мәктәп директоры Зәйнуллин Бәгыйсь Гумерович аны эшкә кабул итә. 1965нче елдан 1973нче елга кадәр өлкән пионервожатый вазыйфасын да башкара.
1971нче елдаТатарстан ВЛКСМ өлкә комитеты, 1979нчы елда Мәскәү ВЛКСМ Үзәк комитететының мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1973-1975нче елларда Карамалы авыл советы председателе итеп сайлана.
1978нче елда “Победитель соцсоревнования”, 1987нче елда “За долголетний добросовестный труд” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. 1988нче елга кадәр шушы мәктәптә укучыларга тирән белем һәм тәрбия бирә.
Зур хөрмәткә лаек хезмәт ветераны Cәлимгәрәева Гөлсинә Зәки кызы бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яши.
усманова әлфия габдулла кызы
Усманова Әлфия Габдулла кызы 1955 нче елның 23 сентябрендә Куйбышев шәһәрендә туган. Язмыш аны 1973 елда татарстан җиренә китерә. Ул 1974 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институты филалогия факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә. 1980 елда институтны бетергәч, алар тормыш иптәше Айдар Шагалиевич белән Лениногорск районы Чыршылы авылына эшкә билгеләнәләр. 1983 елның сентябреннән башлап Әлфия Габдулловна Карамалы авылы балаларына белем бирә. Шәһәр җирендә туып үскән кыз, Карамалы авылын үз итеп, мул тормыш белән яшәде. Ул 32 ел балаларга белем бирде.
Зур хөрмәткә лаек укытучыбыз бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яши.
асибакова Асия заһит кызы
Мин Гәрәева (Асибакова) Асия Заһит кызы 1951 нче елның 20 нче нояберендә Азнакай районы Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Әтием Заһит – Бөек Ватан сугышы инвалиды, лаеклы ялга чыкканчы тимерче булып, энием Мөхтәрәмә – амбар мөдире булып эшләделәр. 1959нчы елның 1 нче сентябрендә Карамалы сигезьеллык мәктәбенә укырга кердем һәм 1967нче елда мәктәпне тәмамладым. 1967нче елны Азнакай №1 мәктәбенең 9нчы классына укырга бардым һәм 1969нчы елны урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алдым. Шул ук елны Казан дәүләт педагогия институтының табигать-география факультеты, химия-биология бүлегенә укырга кердем. 1974нче елны химия-биология укытучысы белгечлеге буенча диплом алып Азнакай районына эшкә кайттым. 1974-1975нче уку елында Урманай сигезьеллык мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыттым.1975-1976нчы уку елында Карамалы сигезьеллык мәктәбендә эшли башладым. 1985-1986 уку елына кадәр укучыларга химия, биология, география фәннәреннән белем бирдем. Мәктәп 11 еллыкка (1986 ел) әйләнгәч, химия һәм биологиядән генә укыттым. Эшләү дәверендә 6 классның класс җитәкчесе булдым. I чыгарылыш – 1978нче ел(24 укучы), II чыгарылыш- 1983нче ел (20 укучы), III чыгарылыш – 1990нчы ел(7 укучы), Ivчыгарылыш – 1997нче ел (12 укучы), V чыгарылыш – 2004нче ел (16 укучы), VI чыгарылыш - (5укучы, тулысынча түгел) 2012нче ел.
1975нче елдан 1990нчы елга кадәр мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе булдым. 1979, 1986нчы елларда участоклар конкурсында “Иң яхшы мәктәп яны тәҗрибә участогы” дигән дипломнарга лаек булдык. Химия, биология, экология буенча район һәм республика олимпиадаларында катнаштык, призлы урыннар яуладык. Республика күләмендәүткән экологик олимпиадада 9нчы класс укучысы Газизов Зәйтүн “Нефть белән пычранган туфракның ашлык культураларының уҗышына йогынтысы” дигән проектын яклады. Аның эше комиссия әгъзалары тарафыннан бәяләнде. Газизов Зәйтүннең эше Республика күләмендә чыккан җыентыкка кертелде. Бу эшләре буенча укучы экологик лагерьда бер ай тагын шөгыльләнде һәм алга таба КДПУның экология факультетын тәмамлады.
2000нче елның декабреннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләндем һәм лаеклы ялга киткәнче химия-биология фәненен укыттым, 0,5 ставкага укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем.
2008 нче елда Карамалы муниципаль белем бирү учреждениесе Карамалы урта гомумбелем бирү мәктәбе инновацион белем бирү программаларын кертүче гомумбелем учреждениеләре конкурсында җиңүче булды һәм РФ Мәгариф Һәм фән министрлыгы дипломына белән бүләкләнде. Бу җиңүдә аның хезмәте зур.
2008нче елның 1нче сентябреннән пенсиядә. Эшемне яратып, бар көчемне биреп башкардым. Бик күп грамоталар белән бүләкләндем. Иң зур бүләкне 2007нче елда бирделәр. Ул Россия Федерациясе белем һәм фән министрлыгы грамотасы. Мин “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым.















