Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25 |
Телефон: | +7(85592) 9-56-51 |
E-Mail: | d3.azn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево |
Руководитель: | Фарукшина Гульназ Маратовна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | детей 99 / 99 бала |
У нас учат: | 14 педагогов/ 14 педагог |
Новости детского сада
Кошлар көне
Опубликовано: 02.04.2013
Яз - ел фасылының иң матур иң күңелле вакыты.Көннәр бераз озыная башлагач,кояш туры карап елмая, яктысы, җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Каргалар,сыерчыклар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына, яз үзенең тулы хокукын ала кебек. Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелә.
Без, балалар да аларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Кошлар кайткач, һәрвакыт төркемдә “Кошлар көне” үткәрәбез. Быел да бу чара бик күңелле үтте. Балалар, әти-әниләр белән берлектә, кичәгә алдан ук әзерләнделәр.
Нинди генә кошлар юк инде күргәзмәдә: төсле буяулар белән ясалганы, балчыктан, кәгазьдән чигеп ясалган картиналар.
Күңелле җырлар, уеннар белән төркем бүлмәсе шау-гөр килеп торды.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде.Кошларны саклыйк, аларга һәрвакыт ярдәм итик, оялар ясыйк, җимлекләр элик.
К списку новостей