Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25 |
Телефон: | +7(85592) 9-56-51 |
E-Mail: | d3.azn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево |
Руководитель: | Фарукшина Гульназ Маратовна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | детей 99 / 99 бала |
У нас учат: | 14 педагогов/ 14 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Юл билгеләре илендә 20.06.2024
Бу атна бакчабызда "Юл билгеләре илендә" темасы астында узды. Балалар юл билгеләрен өйрәнделәр, дидактик уеннар уйнадылар, "Светофор" почмагында белемнәрен киңәйттеләр, саф һавада рәсемнәр ясадылар
-
Әкиятләр 18.06.2024
Әкиятләр - балалар өчен бик кызыклы, маҗаралы дөнья. Зурлар төркеме балалары кулдан ясалган әкият геройлары кулланып, әкиятләр сөйлиләр. Әкиятләр балаларның сөйләм телен, уйлау-фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә
-
06.06.2024
В честь 225-летнего юбилея со дня рождения великого русского поэта А.С.Пушкина во второй младшей группе познакомили ребят с творчеством писателя, прочитали "Сказку о рыбаке и рыбке", провели рисование на тему:"Золотая рыбка".
Воспитатели:
Муллагалиева Э.Р
Майлунова Р.Ш -
Сөрән сугу 03.06.2024
"Сөрән сугу" милли йоласы бүген безнең балалар бакчасында үтте. Халык йоласы буенча, Сабантуй алдыннан булачак бәйрәм өчен бүләкләр җыю үткәрелә. Зурлар төркеме балалары балалар бакчасы буйлап җырлар һәм биюләр белән бәйрәмгә дәштеләр, бүләкләр җыйдылар, бәйрәм кәефе тудырдылар.
-
01.06.2024
1 июнь көнне Казан шәһәрендә беренче республикакүләм "Акыллы уеннар" чемпионаты оештырылды. "Айсылу" балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Каримов Азамат әлеге бәйгедә катнашты. Афәрин, Азамат! Азаматның әтисе Русланга һәм әнисе Гүзәлгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез
-
21.05.2024
Сегодня в парке Победы прошла квест-игра посвящённая ко "Дню славянской письменности и культуры". Воспитанники подготовительной к школе группы приняли участие в игре. Ребята с удовольствием проходили этапы игры, показали свои знания и умения.
Мероприятие прошло в тёплой и дружеской атмосфере. Всем было интересно и весело. Ребята получили положительные эмоции. -
26.04.2024
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның авыр балачагы, әкиятләре, шигырьләрен искә алынды. Балалар бик бирелеп тыңладылар, нәни Тукайны бик кызгандылар. Әкиятләрен сөйләделәр.
Укытучы-логопед Галиева Рузалия Мирхатимовна -
26.04.2024
Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар! -
26.04.2024
"Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогика көллиятенең" 4 курс студенты Кирамова Әдилә безнең балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә практика үтә. 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әдилә матур әдәбият шөгылендә балаларны Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштырды, "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләде. Габдулла Тукайның таныш булган шигырьләренә балалар бик тә теләп рәсемнәр ясадылар. Балалар игътибар белән тыңлап, кызыксынып, сорауларга жавап биреп, шогыльдә актив катнаштылар.
-
25.04.2024
25 нче апрель көнне, эколята көненә багышлап, беренче кечкенәләр төркемендәге балаларның суган турында күзаллауларын, аның үзлекләрен, файдалы сыйфатларын һәм аны үстерү технологияләрен киңәйтү максатыннан табигать почмагында суган утырту буенча уртак хезмәт эшчәнлеге оештырыла. Балалар суганда с витамины күп булуын белделәр, бу витаминнар организмны төрле авырулардан, аеруча грипп һәм салкын тиюдән саклый.
Тәрбияче: Сөләйманова Г. Н.