Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25 |
Телефон: | +7(85592) 9-56-51 |
E-Mail: | d3.azn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево |
Руководитель: | Фарукшина Гульназ Маратовна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | детей 99 / 99 бала |
У нас учат: | 14 педагогов/ 14 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
11.05.2023
В детском саду "Айсылу" прошел 2 этап республиканского конкурса "Лучший билингвальный детский сад"
"Айсылу" балалар бакчасында "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсының 2 этабы узды
#годпедагогаинаставника -
04.05.2023
9 май-елның үзенчәлекле көне! Россия кешесенең җаны үз иле өчен горурлык, тылда һәм фронтта көн саен батырлык кылган Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белән тулган көн. Совет халкының батырлыгы турында истәлекне саклап калу өчен, безнең балалар бакчасында Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан сугыш вакытында һәлак булган сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салу, карт геройларга, хатын-кызларга, балаларга табыну, фронтта һәм тылда Бөек җиңүебезне яулаган һәркемгә хөрмәт күрсәтү традициясе барлыкка килде. Быел да искәрмә булмады.
#годпедагогаинаставника
#деньпобеды -
04.05.2023
Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк.
Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә. Бу көнне без тыныч киләчәгебез өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез.
Зурлар төркеме балалары һәм тәрбиячеләре.
#годпедагогаинаставника
#деньпобеды -
03.05.2023
Уртанчылар төркеме балалары тыл ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Аларга матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Тәрбиячеләр Сабирзянова Л.Ф., Галиева Г.Г.
#годпедагогаинаставника
#деньпобеды -
28.04.2023
«Дус булыйк без мәңгегә» әкиятен сәхнәләштерү.
#годпедагогаинаставника -
27.04.2023
Уртанчылар төркемендә кисеп - ябыштыру шөгыле. Балалар төрле геометрик фигуралардан предметлар ябыштырды. Шөгыльнең максаты: яссы геометрик фигуралардан предметлар җыйнап ябыштыру, образлы карашны үстерү. Тәрбияче: Сабирзянова Л.Ф.
-
26.04.2023
Халкыбызның Тукайлы булып яши башлавына бүген 137 ел тулды. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, күркәм традиция буенча, Ахнакайдагы музейда әдәби-музыкаль бәйрәм иртәсе үтте. Бирегә Тукайның иҗади мирасын үз итеп, аны өйрәнүчеләр, күңелләрендә шигырь уты йөртүчеләр җыелды. Бәйрәмнән алган тәэсирләр дә мәктәпкә эзерлек төркеме балаларының күңелләрендә әле бик озак сакланачак...
-
26.04.2023
Апрель ае - Тукай ае!
Бөреләнә табигать.
Гүя, шагыйрь абыебыз
Әйләнеп кайта кабат.
Хәер, киткәне дә юктыр,
Ул бит гел безнең белән.
Бары язның бу аена
Исеме нык бәйләнгән.
26 апрель- сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Бу көнне бөтен татар дөньясы бәйрәм итә.2нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Тукайга багышлап шигырьләр укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. -
25.04.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем һәм тәрбия алучы Зайнуллина Динә "Татар малае, татар кызчыгы-2023" бәйгесендә катнашып "Зифа кыз" номинациясенә лаек булды. Афәрин, Динэ! Котлыйбыз чын күңелдән! Тәрбиячеләр Кирамова Г. Р., Калимуллина В. Ш.
-
24.04.2023
Кечкенәләр төркемендә балалар белән "Курчакны йоклатабыз", "Бу нәрсә?", "Минем арттан кабатла", "Кем ничек кычкыра?" кебек үстерешле уеннар уйныйбыз. Максат: уен баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә. Уенда бала үз белгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Тәрбиячеләр: Майлунова Р. Ш., Муллагалиева Э. Р.