• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №16 «Сказка» города Азнакаево Азнакаевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, г. Азнакаево, ул. Лобачевского, д. 1"А"
Телефон: +7(855)-927-28-55
E-Mail: D16.azn@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Детский сад комбинированного вида №16 " Сказка" г.Азнакаево Азнакаевского муниципального района
Руководитель: Шигапова Лилия Сагидулловна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 39 воспитанников
У нас учат: 10 педагогов

"Туган телдә сөйләшәбез" укыту-методик комплекты

«Туган телдә сөйләшәбез»

Укыту-методик кулланма
(ата-аналар өчен консультация)

Укыту-методик комплект тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителә. Комплектка яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма, күрсәтмә әсбаплар (темалар буенча рәсемнәр), аудиоязмалар, видео материаллар, мультфильмнар туплап бирелгән. Шулай ук төркемдә эшләү өчен таратма материаллар, өстәл театрлары, битлекләр ясалган, уртанчылар төркеменнән башлап эш дәфтәрләре дә кертелгән. Методик кулланма биш яшь төркеме балалары өчен дә әзерләнгән.

“Киләчәк” стратегиясендә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә милли тәрбия бирү бүлеге бар. Шушы бүлектә куелган бурычларны тормышка ашыру өчен укыту-методик комплектлары төзелгән. Ул дүрт юнәлештән тора. Беренчесе – урыс телле балаларга татар телен өйрәтү - “Татарча сөйләшәбез” дип атала. Икенчесе – татар балаларын урыс теленә өйрәтү - “Урыс телен өйрәнәбез”. Өченчесе – татар балаларын ана телендә сөйләшергә өйрәтү программасы - “Туган телдә сөйләшәбез”. Дүртенчесе – татар балаларын грамотага өйрәтү. Ул мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы – “Авазларны уйнатып” дип атала.

Яңа программаларда бурычлар өч төркемгә бүленгән. 4-5 яшьлек рус телле балалар өчен “Минем өем” проекты төзелгән. Ни өчен ул өйгә багышлана диеп сорарсыз? Чөнки бу яшьтә баланың бөтен белгәне - үз өе. Бакча да, хайваннар да түгел. Бурычлар: сүзләр өйрәтү, гади диалогта катнашу, бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатларын тәрбияләү. Максат - татар телендә аралашасы килү теләген тудыру. 5-6 яшьлекләр өчен “Уйный-уйный үсәбез” проекты язылган. Бу яшьтә чит тел өйрәнүче бала сөйләм күнекмәләрен белергә, гади сорауларга аңлап җавап бирергә, үзе дә кешегә мөрәҗәгать итә белергә тиеш. 6-7 яшьлек рус телле балалар өчен “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты төзелгән.

Максаты: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү. Бурычы: мәктәпкә китәр яшькә җиткәндә урыс балалары татар сөйләмен төрле хәлләрдә файдалана алырга, әдәпле, дөрес итеп сөйләшә белергә тиеш.

Укыту-методик комплектында тупланган материаллар балаларга телне өйрәтүдә һәм аларның сөйләмен үстерүдә зур ярдәм булып тора.

Бу укыту-методик кулланмаларның барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рус һәм татар телләрен аңларга һәм икенче телдә темада каралганча сөйләшергә өйрәтергә, артык катлаулы булмаган сөйләм теленең грамматик формаларын һәм синтаксик яктан төзелешенә төшенергә ярдәм итә.