• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1 г. Азнакаево» РТ/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 643 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Новости школы №1 г. Азнакаево

Беренче сыйныфка кабул итү

Опубликовано: 30.06.2022

    1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка алу кампаниясе башланды. Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык гаризаларны кабул итү башлану һәм тәмамлану датасына кагыла. Әгәр элек уку йортлары документларны 1 февральдән кабул итә башласа, 2021 елда мәгариф турындагы закон яңа кагыйдәләрне таләп итә һәм 1 апрельгә тапшыру вакытын күчерә. Кампания 30 июньгә кадәр, билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия булучылар өчен дәвам итәчәк. Әгәр дә якындагы мәктәп ниндидер сәбәпләр аркасында сезне канәгатьләндерми икән, һәм сез үз балагыз өчен башка районда уку йортын карагансыз икән, 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.  

     Мәктәп җитәкчелеге бары тик класслар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Документлар буш урыннар беткәнче, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.

   Гаризаны карау вакытларында да җитди үзгәрешләр бар. Элек 1 сыйныфка керү гариза бирелгән көннән алып бер атна дәвамында гамәлгә ашырылган. Быел мәктәп җитәкчелеге башта барлык документларны кабул итә, яңадан тикшерә һәм шуннан соң гына өч эш көне дәвамында директор баланы беренче сыйныфка – ягъни 30 июньнән соң, 1 июльдән 5 июльгә кадәр чорда кабул итү турында боерык чыгара. Бу мәктәп караган "участоклар"да яшәгән гаиләләргә һәм балаларны укырга кабул иткәндә өстенлеккә ия булганнарга гына кагыла.

     Әгәр дә сез 6 июльдән соң гариза һәм документларның тулы пакетын китерсәгез, мәктәп кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә боерыкны игълан итәргә тиеш.

    Беренче чираттагы хокуктан хәрби хезмәткәрләр, полиция хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балалары, аларның гаиләләре яшәү урыны буенча Росгвардия һәм УФСИН хезмәткәрләре файдалана ала.

     Беренче сыйныфка теркәлгәндә өстенлекле хокукка бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган бертуганнары  укый торган мәктәпкә баручы балалар ия. 

     Өстенлекле һәм беренчел хокук белән керүчеләр өчен әлеге хокукны раслый торган документ кирәк булачак.  

     1 нче сыйныфка кабул иткәндә нинди документлар кирәк булачак?

–        ата-анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслый торган документ;

–        яшәү яисә тору урыны буенча баланың теркәлүен раслый торган таныклык;

–        гариза – мәктәп сайтыннан чыгартып бастырылган һәм мәктәптә үрнәк буенча  кулдан тутырылган;

–        баланың туу турында таныклыклыгы.

     Ата-аналар документларны ничек тапшырачак?

Гаризаны һәм документларны кая тапшырырга мөмкин:

–        шәхсән гомуми белем бирү оешмасына;

–        почта элемтәсе операторлары аша;

 ● электрон рәвештә (кәгазь чыганактагы документ, сканерлау яки фотога төшерү юлы белән электрон формага үзгәртелгән) мәктәпнең электрон почтасы ярдәмендә;

● дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары функционалыннан (сервисларыннан) файдаланып.

     Ата-аналарга документлар биргәндә мәктәпнең сайты ярдәм итәчәк. Анда барлык документлар һәм мәгълүматлар урнаштырылган. Әйтик: кабул итүнең башлануы һәм тәмамлану көннәре, гариза бирергә мөмкин булган сайтка сылтамалар (дәүләт хезмәтләре порталының расланган язмасы кирәк), гариза формасы һ.б. Ата-аналар гаризасында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, укыту телен һәм өйрәнү өчен туган телне сайлау кирәк булачак.

     Мәктәпкә теләсә кайсы очракта да килергә туры киләчәк, хәтта гариза портал яки электрон почта аша бирелгән булса да, оригиналлар белән документларның күчермәләрен алып килү өчен.



К списку новостей