• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Латыйфуллина З.М.

Латыйфуллина                                                                                         

Җәвәһирә

Мөхлисулла  кызы

 

Туган көне, елы: 09.11.1947

 Пенсиягә чыкканчы кем булып эшләгән : татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Адрес:  Түйкә авылы, Киров урамы, 6 нчы йорт

Телефон:      4-50-21

 Искәрмә: Хезмәт ветераны

Бүләкләре:

1985 - ТАССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы,

1988 - Пионерлар йорты каршындагы Почет тактасында,

1987- “Хезмәт ветераны”,

1990 - СССР дәүләт комитетының Мактау грамотасы,

1992- ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы

1994 - “РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы”,

1994- Татарстан Республикасының Атказанган мәктәп укытучысы

Район мәгариф идарәсе һәм мәктәп администрациясенең күп санлы Мактау кәгазьләренә лаек була.

 

Биография

“Таләпчән, гадел, иҗади эшләүче, яңалыкка, алга әйдәүче укытучы,”- диләр Җәвәһирә Мөхлисулла кызы Латыйфуллина турында. Чыннан да, ул 41 ел балаларга белем һәм тәрбия бирү, татар теленә мәхәббәт, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү юнәлешендә тынгысыз хезмәт куя.

Ул 1947 нче елның 9 нояберендә Октябрь Бүләк авылында туа. Октябрь Бүләк башлангыч, Карамалы сигезьеллык, Азнакай 1-нче урта мәктәпләрендә укып, 1966 нчы елда 11нче сыйныфны тәмамлый.

Ул  яхшы укуы, пионер, комсомол эшендәге активлыгы, чыялыгы һәм җитезлеге, кичәләрдә сәнгатьле шигырь сөйләве, үтемле чыгышлары белән аерылып тора.

Шул ук елның сентябреннән Карамалы 8-еллык мәктәбендә тәрбияче һәм укытучы булып эшли башлый. 1967-1973 нче елларда читтән торып Казан дәүләт университетында укый. 1970-1974 нче елларда Түйкә 8-еллык мәктәбендә укыта. 1974 - 2007 нче еллар Азнакай 1-нче урта мәктәбендә эшли: интернат мөдире, озайтылган көн группасы тәрбиячесе,татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1986 нчы елдан башлап 21 ел дәвамында районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып эшли.

Җәвәһирә Мөхлисовнаның дәресләре кызыклы һәм җанлы, тәрбияви, укучыларның зур активлыгы белән уза.    Сәнгатьле итеп укуга, укучыларның язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирә. Күп еллар дәвамында тупланган иҗат лабораториясе бик бай, татар теле һәм әдәбияты кабинеты1992, 2007 нче елларда район конкурсында һәм 1992 нче елда республика конкурсында 1 нче урынны алды.

“Тукай теле- моңнар чишмәсе”, “Икмәк кадере”, “И туган тел”, “Сәйдәшле син, Татарстан” һ.б. күп санлы кичәләр, республикабыз язучылары Н.Әхмәдиев, М.Галиев. Г.Ахунов,  Т.Миңнуллин, Н.Гыйматдинова, Ф.Гыйззәтуллина, Г.Зәйнәшева, Ф.Зөлкарнәй белән очрашулар укучылар хәтерендә озак сакланыр. Татар халкының иң күркәм традицияләрен укучыларында     да сакларга тырыша Җәвәһирә Мөхлисовна. “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Аулак өй” бәйрәмнәрен райондагы мәктәпләр арасында беренчеләрдән оештырды. Фәнис Яруллинның туган авылы Кызыл Ярга, Г.Тукайның 110 еллыгына багышлап Казан-Кырлайга, С.Сәйдәшев, М.Җәлил музеена, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына, Болгарга сәяхәтләрне укучылар бик яраттылар.

Тынгысыз, иҗади хезмәтнең нәтиҗәләре дә куанычлы: “Яшь каләмче” түгәрәге әгъзаларының шигырьләре, мәкаләләре “Маяк”, “Сабантуй” газеталарында чыга, укучылары район, республика олимпиадаларында беренче урын алалар.  30 дан артык укучысы район, республика мәктәпләрендә ана телен өйрәтәләр. Гөлгенә Мөхәммәтвәлиева белән Алсу Кәримова Г.Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының аспирантурасын тәмамлап, фән өлкәсендә эшлиләр.

Яшь укытучыларның остазы буларак, үзенең бай тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән бик теләп уртаклаша. Ел саен Алабуга дәүләт педагогия институты студентлары аның җитәкчелегендә практика узалар. “Халык педагогикасына таянып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга эстетик-әхлак тәрбиясе бирү” дигән фәнни хезмәте Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты галимнәре тарафыннан киң яклау тапты. 1995 елда укытучылар өчен  “Класстан тыш уку дәресләре” дигән кулланмасы басылды. 2000 нче елда Азнакайда үткәрелгән Республика семинарында, тәҗрибә уртаклашу максатыннан “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” темасына дәрес, класстан тыш чара эшкәртмәләре бастырылып таратылды. Укытучының “Маяк” газетасы битләрендә, җирле радио һәм телевидениедә чыгышлар ясый. “Мәгариф” журналында укытучының “Ана күңеле балада” темасына ачык дәрес эшкәртмәсе һәм укучылар белән өстәмә материаллардан файдалану үрнәге  тәкъдим ителде. Иҗади эшләүче укытучы буларак, 1992 елда Казанда узган 1 Бөтендөнья татар конгрессында, Мөслим, Баулы, Ютазы районнарында уздырылган Республиканың зона конференцияләрендә катнашты, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Күп еллык эш тәҗрибәсенә нигезләнеп, Җәвәһирә Мөхлисовна “Милли региональ компонент - һәр дәрескә” программасын төзи. Үзенең бу хезмәтендә ул Азнакай 1нче урта гомумбелем мәктәбе шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда милли-региональ компонентны куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Программа төбәкнең социаль-икътисади һәм милли-тарихи шартларын искә алып эшләгән, һәр язучының иҗаты һәм тормыш юлы билгеле бер юнәлештә өйрәнелә.

Гомумән, югары категорияле укытучы буларак, ул укучыларның шәхес буларак формалашуына, рухи байлыгы, җәмгыятьтә үз урынын табарга тырышуы, туган теленә, милләтенә, халыкның үткәне һәм киләчәгенә, аның гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә булган мөнәсәбәте, гражданлык позициясе, гомуми кешелек кыйммәтләрен аңлый бәлүләренә зур урын бирде.