• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Ахмадишина Г.З.

ӘХМӘДИШИНА ГАЛИЯ ЗАКИР КЫЗЫ

 

Туган елы, ае, көне:  14.08.1928 

Пенсиягә чыкканчы кайда эшләгән:  мәктәптә җыештыручы

 Адресы: ул. Пионерская 5

Телефоны:      7-82-33

 Искәрмә: ( сугыш ветераны, тыл хезмәткәре,

Сугыш чоры баласы, тол ветеран)

Бүләкләре : ”Ветеран труда”, “55-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”.

Биография

    Әхмадишина Галия Закир кызы 1928 елның 14 августында Ютазы районы Бәйрәкә авылында туа. Әтисе- Ибрагимов Закир товаровед булып эшли, әнисе-Ибрагимова Кәфия аш пешерүче була. Алар колхозда озак еллар эшлиләр. Ибрагимовлар гаиләсендә 10 бала туа. Шуларның 6 гына исән калалар. 4 ел буена Галия Закир кызы Таллы бүләктә мәктәптә белем ала. Үзенең укуын ул Карамалыда дәвам итәргә тиеш була, ләкин анда бара алмый һәм, әлбәттә, укуын бетерә алмый.

Менә кара кайгы алып, 1941 ел килеп җитә. Күп кеше фронтка, кулларына мылтык алып илебезне дошманнардан сакларга, аларга каршы сугышырга китәләр. 13 яшьлек Галияне түтәсе үзе янына алып китә. Аның (кызның) җизнәсе  сугышта була. Галия үзенең кечкенә булуына карамастан, түтәсенең 2 баласын карап үстерә. Алар хәзерге вакытта исән-саулар, яхшы кеше булып үсеп җиткәннәр. 1941-1945 елларда Галия Закир кызы (2 ел да 4 ай) колхозда эшли. Билгеле, бик авыр була. Кием-салым юк, ачлык, теләсә нинди чирләр вакыты. Галия апаның үзенең сүзләреннән моны аңлап була, минемчә: «Бу вакытларда, элеккеге елларда, без сабан белән җир сөреп, тырма тартып йөри идек. Аяктагы чабаталар таралып, таушаланып беткәч, аны кире бәйләп киеп йөри идек. Әниләргә бик аз гына ашамлык бирәләр иде. Без кечкенәдән хезмәт сөючән булып үстек.» Әйе, Әхмадишина Галиянең өендә күп кенә үз кулы белән чиккән, бәйләгән әйберләр бар. Аның әнисе авылларында (Бәйрәкәдә) иң яхшы палас тукыган кеше булган. Бик эшләргә яраткан. Менә шул яклары Галиядә, аның кызында да яхшы чагылалар.

1952 елда Ярыслауда Галия Закир кызы торф чыгарган. Шул ук елны ул Азнакайга күчеп килә һәм стройкада штукатур-маляр булып эшли.

 1962 елны Азнакай №1 урта мәктәбендә тех.работник була. «Мин эшли башлаганда, бу мәктәп 2 этажлы, бәләкәй иде.» Аның интернаты да бар иде. 1978 елда шул интернатта эшләдем. 1987 елда тех.работник, соңыннан ашханәдә савыт-саба юучы булып эшләдем. “Мәктәп-минем икенче өем. Шушында барлык кайгыларым онытылып тора. Коллективны бик яратам”, - ди үзе Галия Закир кызы. Йортта Галия Закировна яхшы хуҗа, балаларына сөйкемле, мәхәббәтле әни, оныкларына ягымлы әби, дусларына, хезмәттәшләренә бик әйбәт дус.

Бик күп грамоталар, “Хезмәт ветераны” , “1941-1945 еллардагы Бцек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасының истәлек билгесе белән бүләкләнә.