• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Шакирова З.Х.

ШАКИРОВА

ЗЕМФИРА

ХӘНИФ КЫЗЫ

Туган көне: 01.12.1948

Эш урыны: Азнакай 1нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы (2003 нче елдан лаеклы ялда)

Адресы: Бауман ур,  21

 Телефоны: 7-83-27

 

 

Ø Бүләкләнүләр:

-РСФСР ның “ Халык мәгарифе отличныгы” күкрәк билгесе

-Рэхмэт хатлары

-Мактау кагәзләре

 

Автобиография

 

Халикова-Шакирова Земфира Хәниф кызы 1948 елның 1 нче декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Куштирәк авылыдна туган. Әтисе- Халиков Хәниф - электромонтер булып, әнисе-Халикова Мәүҗүдә - колхозда эшлиләр.Ул - гаиләдәге 7 баланың икенчесе. 1956 нчы елда Куштирәк урта мәктәбенә укырга керә.1963 нче елда комсомолга кабул ителә.1964 нче елда 8 нче классны тәмамлап, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Яхшы укыганы өчен фоторәсеме училищеның уку алдынгыларының Почет тактасына куела. Бәләбәй шәһәренең газетасы каршында оештырылган “Яшь каләмче” түгәрәгенә йөри, шигырьләре район газетасында басылып чыга.1968 нче елда училищены тәмамлап, “Башлангыч класслар укытучысы” белгечлеге алып чыга.

1968 нче елның 15 августында Бакалы районының Урманай мәктәбенә җибәрелеп, анда барысы 2 генә атна эшли һәм үзе укыган Куштирәк мәктәбенә пионервожатая булып эшкә кайта. 5 ай эшләгәннән соң, 1969 нчы елның февраль аенда өлкән классларда рус теле һәм әдәбияты укыта. Аның беренче укучылары 1953-54 нче елгы балалар була. Алар арасында хәзер ЕЛАЗ ның генераль директоры булып эшләүче Закиров Равиль, Татнефтьтә бүлек мөдире булып эшләүче Ямилов Рамазлар да була.

Куштирәк мәктәбендә эшләгән чорда, 10 йортлыкта, яңа Тымытык, Куштирәк сыер фермасында агитатор булып эшли. Куштирәк авылы комсомоллары белән “Ленин укулары” алып бара, үзенчә сәнгатьтә катнаша. Укучылар белән металл ватыклары җыярга Сарлы авылына беркетелә. Шулай ук макулатура, көл, көш тизәге җыю эшләрен оештыра, 9 нчы класс укучыларыннан оештырылган производство лагеренда эшли. Җәй, көз айларында үз классы белән чөгендер эшкәртәләр, кукуруз матиклыйлар, мәк җыялар, баса алалар, киндер йолкыйлар, мәктәпне ягып җылыту өчен урманда утын әзерлиләр. Шулай ук укучылар белән театр түгәрәге оештырып, авылларга спектакльләр, концертлар белән йөриләр. Организатор булып эшләгәндә һәр җомга саен өлкән класс укучылары өчен ял кичәләре оештыра.

1978 нче елда Земфира Хәнифовнаны Куштирәк авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Куштирәктә үзен укыткан һәм үзенең коллегалары булган укытучыларын ул зур хөрмәт белән искә ала.

1982 нче елда гаилә белән Азнакайга күчеп киләләр.

1982-83 нче уку елында Земфира Хәнифовна Азнакайның 4 нче мәктәбендә 5-6 классларда рус теле һәм әдәбияты укыта.

Ә 1983-86 елларда рус башлангыч классында эшли. Класста 42 укучы була.

1986 нчы елда Азнакай 1 нче мәктәбендә рус класслары ачылгач,1 рус укытучысы итеп күчерелә. Бу мәктәптә ул башлангыч классларда 5 чыгарылыш бирә:

1.     1986-89- гади рус классы.

2.     1989-92- гади татар классы.

3.     1992-95- гимназия классы.

4.     1995-98- гади татар классы.

5.     1998-2002- гади татар классы.

1999 нчы елдан алып  өлкән классларда тарих, рус теле дәресләрен дә укыта. Бу елларда ул балаларга әхлак тәрбиясе бирү, танып белү эшчәнлеген активлаштыру проблемалары өстендә эшли. Азнакай шәһәре татар башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсенә җитәкчелек итә.

Шулай ук Азнакай 1 нче мәктәбенең башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. 1997 нче елда “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2001 елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

2002-2003 нче уку елында үзе чыгарган 5 класс укучыларына класс җитәкчелеген дәвам итә һәм өлкән классларда тарих укытуга күчә.

2003 нче елдан ул лаеклы ялда, 2005 нче елдан эштән туктый.  Әммә бүгенге көндә дә мәктәп белән араларын өзми, укучылар һәм укытучылар белән берлектә Әхлак дәресләре алып бара.

Ике оныгы да Азнакай 1нче урта мәктәбендә белем ала- Гөлназ-10 класста, Эльвина 6 класста уку алдынгылары.