• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Хаббанова С.Г.

ХАББАНОВА

СӘРИЯ

ГАБДРӘҮФ КЫЗЫ

Туган көне:19.02.1957

 

Эш урыны: башлангыч класс укытучысы, татар теле һәм әдәбият укытучысы.

Ø Адресы : Азнакай шәһәре, Тукай урамы 13-26

Ø Телефоны:7-75-44

Ø Искәрмә: хезмәт ветераны

Ø Бүләкләре: - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе (2010)

  - Россия Федерациясе  Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе (2013)

 -  Хезмәт ветераны

  - “Иң яхшы укытучы” номинациясендә грант                                        иясе

Автобиография.

 

    Мин, Хаббанова Сәрия Габдрәүф кызы, 1957 нче елда Татшуган авылында туганмын. Әти-әнием колхозчылар.Кечкенә чакта авылда балалар бакчасына йөрдем, хәтта 1нче сыйныфта укыганда, дәрестән соң, шундатөшеп, тәрбиячегә булышып йори идем.

1964 елда Татшуган 8 еллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга кердем. Башлангыч классларда  “5”ле билгеләренә генә укыдым. Мәктәп директорыбыз Хәертдинов Камали абый 1нче сентябрьда котлап китап бүләк иткэне хәзер дә истә. Октябрят һәм пионер сафларында тәрбия алдым. 5-7 классларда укыганда отряд советы председателе  вазифасын башкардым.

1972 елда сигезъеллык мәктәпне “4”-“5” билгеләренә тәмамлап,  9нчы класста укуны Чалпы урта мәктәбендә дәвам иттем, олимпиадаларда актив катнаштым.1974 елда урта мәктәпне тәмамладым. Читтән торып Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамладым.1974 елдан узем укыган Чалпы урта мәктәбендә озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли башладым.1976-79 елларда Татшуган 8еллык мәктәбендә математика, география, татар теле фәннәрен укыттым, озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшләдем.1979 елда Сәпәй 8еллык мәктәбенә татар теле укытучысы итеп күчерделәр.

1980 елда Сәпәй авылы егете Илгизәр белән гаилә кордык. Ике улыбыз туды.

Сәпәй 8еллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыттым, педсовет секретаре эшен алып бардым.

1986 ел. Квартира алдык һәм Азнакайда яши башладык. 10нчы сентябрьда Азнакай шәһәре 1нче урта мәктәбендә башлангыч классларда укыта башладым.

Татар классларында, 1993- 98 елларда гимназия классларында укыттым. Хәзергесе вакытта шунда эшләвемне дәвам итәм. Педсовет секретаре вазифасын 18 ел бик теләп башкардым. Күп санлы ачык дәресләр, ачык тәрбия чаралары үткәрдем. Аеруча истә калганы (2007) 3нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре белән уткәрелгән “Гаилә, укучы, мәктәп” темасына булган республика семинары булды.

Хезмәтемдә зур уңышларга ирештем.