• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Латыпова Ф.Г.

ЛАТЫПОВА ФӘҮЗИЯ

 ГАЛИМ КЫЗЫ

 

Туган көне, елы:13.08.1936

Пенсиягә чыкканчы кем булып эшләгән: Азнакай шәһәре 1нче урта мәктәбенең рус теле укытучысы

Адрес: Азнакай районы,Солтангалиев урамы,20-8.

Телефоны: 89172239472

Искәрмә: Хезмәт ветераны, Сугыш чоры балалары.

                                         Автобиография

   Мин 1936 нчы елның 16 августында Ютазы районының Иске Уруссу авылында гади колхозчы гаиләсендә туганмын. 1944 нчы елда 1 нче класска укырга кердем, 1954 нче елны урта мәктәпне тәмамладым. Аннан соң техник училищеда укып, төзелештә эшләдем. 1963-64 нче елларда Бөгелмә шәһәрендә педагогик класста укып, 4-9 нчы классларда рус теле һәм әдәбияты укытучысы дигән һөнәр алдым. Шул ук елны Казан педагогия институтына укырга кереп, аны 1970 нче елда уңышлы тәмамладым.

   Минем балачагым сугыш чорына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килде. 1941 нче елны әтине сугышка алдылар. Минем иң нык исемдә калганы әтине сугышка озату вакыты.Күрше әби дә керде. Әти мине бик ярата иде. Ул әнигә: “Минем кызым хәзер зур инде,аны берүк кыерсытма,мин озакламый кайтырмын”, - диде. Ләкин әти кайта алмады.Ул 1943 нче елны һәлак булды.

   1964-1969 нчы елларда Үчәлле, 1970-1994 нче елларда Азнакайның беренче урта мәктәпләрендә русс теле һәм әдәбияты укыттым. Мәктәптә эшләгәндә яхшы хезмәттәшләрем.тырыш укучыларым булды. Укучыларым район һәм республика олимпиадаларында алдынгы урыннарны яуладылар. Хезмәтемне бәяләп, күп мәртәбәләр мактау кәгазьләре  һәм 1987 нче елда “Хезмәт ветераны” дигән медаль белән бүләкләндем.

    Шулай итеп, 10 ел төзелештә, 30 ел мәктәптә укытып, Азнакайның 1 нче урта мәктәбеннән лаеклы ялга чыктым.