• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Абдуллина Р.С.

АБДУЛЛИНА

РӘВИЛӘ 

CӘХИП КЫЗЫ                 

Туган көне:  01.07.1955

Эш урыны: математика укытучысы

Адресы: Азнакай шәһәре, Шоссейная урамы , 27-1

Телефоны:   51-3-29

 Искәрмә :

Бүләкләре :  -   РСФСРның халык мәгарифе отличнигы,1994;

-         “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе,2003.

Автобиография

     Мин, Абдуллина Равилә Сахип кызы 1955 елның 1 июлендә Азнакай районы Буралы авылында туганмын.1962 елның 1 сентябрендә Буралы мәктәбенә укырга кергәнмен.1969-1970 уку елында Буралы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап (уку отличнигы булып), 9 класска укырга Азнакай беренче урта мәктебенә килдем.

    Мәктәп ишек алдында (хәзерге корд) агач торакта 180 кыз торып укыдык. Азнакайй районы барлык авылларыннан укучылар иде. Көндә 3 тапкыр мәктәп ашханәсенә кереп ашый идек. Шимбә көнне вокзалдан (хәзерге “Площадь Победы “) автобусларга утырып авылга кайта идек. Бер урынга 3-4 кеше, басарга да урын булмас иде автобуста. 1971-1972 уку елында Азнакай №1 мәктәбен 4”ле”- 5”ле” бигеләренә тәмамлап, 4кыз Алабугага чыгып киттек. Физика-математика бүлегенә укырга кердем 1977 елда. Учитель “математики и физики” дигән белемен алдым. Урманай мәктәбендә укытучы булмагач мине ярты елга укытучы итеп кайтардылар (безнең соңгы практика ярты ел иде). Тагын мине Сарман районы Мортамак авылына билгеләделәр. Шуннан укытуым охшагандыр, зав.Роно Заляев Ш.Х hәм Урманай мәктәп директоры бер яшь белгечне (Азнакайга билгеләнгән Казан кызын Сарманга җибәреп, мине Урманайга шул классым белән (бик шуклар диләр иде, ә миңа алар сөйкемле иделәр) эшләргә, физика һәм математика укытырга билгеләделәр.

1977 елда тормышка чыккач, иптәшем Мөнир Могавия улы Урсайда эшләү сәбәпле, 1977 елның ноябреннән Урсайга укытырга күчтем. Иптәшемне колхоз парткомы  секторы итеп Урманайга күчерделәр һәм мин Урманай мәктәбендә укыттым. 1980 елдан башлап Азнакай беренче мәктәбендә эшлим. Мәгариф идарәсе, район башкарма комитеты, мәктәп администрациясе, Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан почет грамоталарым бар. 1994 елда “Отличник народного просвещения РСФСР”, 2003 елда нагрудной знак  “За заслуги в образовании”, 1999 елда “Ветеран труда” исеменә лаек булдым. 2010 елдан лаеклы ялга чыктым. Әле эшемне Азнакай №1 мәктәбендә дәвам итәм.