• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Камалиева М.М.

 КАМАЛИЕВА

 МАҺИӘСМА МӨХӘММӘТҖАН КЫЗЫ

 

 Туган көне:03.04.1924

Эш урыны: тарих укытучысы,уку-укыту эшләре буеча директор урынбасары

Адресы:Азнакай шәһәре, Совет урамы 141

Телефоны:      7-82-03

 Искәрмә: ( Бөек Ватан сугышы ветераны,тыл ветераны, сугыш чоры баласы,Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны  )

Ø Бүләкләр:    

Ø  - 1941- 1945 еллардагы фидакарь хезмәт өчен медале;

-1965 ел «Халык мәгарифе отличнигы»;

-1966 ел «Почет билгесе орден. Хезмәт ветераны медале;

-1972 ел Яшь буынна тәрбияләүдә ирешкән уңышлар өчен мактау грамотасы;

-1974 ел 9 апрель Республика профсоюзлар комитеты исеменнән «Яшь буынны тәрбияләүдә һәм җәмәгать эшләрендә актив эшләгән өчен»;

-1975 ел Бөек Ватан сугышының 30 еллыгына медаль;

-1974 ел 50 яшь тулу уңае белән мактау грамотасы;

-1977 ел 7 ноябрь Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 60 еллыгына мактау грамотасы;

-1978 ел г. Казань За заслуги перед комсомолом и в связи с 60- летием Всесоюзного Ленинского    Комсомольского Союза Молодежи;

-1979 ел 19 апрель 55 яшь тулу уңае белән «Белем җәмгыятеннән мактау грамотасы»;

-1979 ел 2 апрель 55 яшь тулу уңае белән :

1.     Райком КППС тан

2.     Район Мәгариф бүлегеннән

3.     Район комсомол Комитетыннан

4.     Татарстан Мәгариф Министрлыгы һәм мәгариф, югары мәктәп, һәм Фәнни учреждение хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән мактау грамоталары.

Бөек Ватан сугышының 50,60,65 еллыгына медальләр.

   

                                 Автобиография

Мин, Камалиева Маһиәсма Мөхәмәтҗан кызы, 1924 елның 3 апрелендә Азнакай авылында, урта хәлле крестьян семьясында туганмын.

  Азнакай №1 урта мәктәбен тәмамлагач, 1942 елда июнь аенда район газетасы     редакциясендә секретарь – машинистка     булып эшли башладым.

              1943 елның сентябреннән 1945 елның   январенә хәтле РКВЛКСМ да учет бүлеге мөдире булып эшләдем.

  1945 елның январеннән 1946 елның октяберенә кадәр  РКВЛКСМ да ΙΙ секретарь, 1946 елдан 1948 елның августына кадәр Горький шәһәрендә партия мәктәбендә укыдым. 1948 елдан 1950 елга кадәр РКВЛКСМ да Ι секретарь. 1950 елдан 1954 елга кадәр Азнакай урта мәктәбендә тарих укытучысы, ә 1954 елда 1967 елга хәтле РОНО да методист булып эшләдем. 1967 елдан 1971 елга чаклы ярдәмче мәктәптә завуч булып эшләдем. Хезмәтемнең соңгы елларында, Азнакай №1 урта мәктәбендә, завуч һәм тарих укытучысы булып эшләдем. 1979 елда пенсиягә киттем.

Иптәшем, Измайлов Рәшит, пенсия дә. Ике бала тәрбияләп үстердек. Икесе дә югары белемле, производствоның төрле тармакларында эшлиләр.

Эш дәверендә күп кенә мактау грамоталары, медальләр белен бүләкләндем.