• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Шайдуллина М.М.

Шәйдуллина Мосаллия

Мөхәммәт кызы

 

Туган көне: 04.03.1933

Эш урыны: Азнакай 1нче урта мәктәбенең математика укытучысы

Адресы: Сәйдәш урамы 3-31

Телефоны: 7-70-49

 

 

Ø Бүләкләре:

-  “Хезмәт ветераны” медале

- РСФСР ның “ Халык мәгарифе отличныгы” күкрәк билгесе

         -Рәхмәт хатлары

-Мактау кәгазьләре

 

                        Автобиография

 

 Мин, Шәйдуллина Мосаллия Мөхәммәт кызы, 1933нче елның 4 мартында Тымытык районы Зур Сукаеш авылында крестьян семьясында тудым.

 1941 елда Сукаеш  7 еллык мәктәбенә укырга кердем. Мин беренче класста укыганда, әти Ватан өчен көрәшергә фронтка китте.

 1947 елны Сукаешта 7нче классны тәмамлап, Тымытык мәктәбенә укуны дәвам итәргә киттем.

 1951 елны Тымытыкта урта мәктәпне тәмамлагач, БГПИга 2еллык уку йортына физика-математика бүлегенә бик теләп укырга кердем.

 1953 елда Азнакай районы Кәкре-Елга урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә урнаштым.

 1955 елда Тымытык районына кайтып, Камышлы 7еллык мәктәбендә физика, математика фәннәрен укыттым.

 1961-1963 елларда Чубар-Абдул 8еллык мәктәбендә эшләдем. Әлбәттә, математика укытучысы булып.

 1964-1967 елларда Азнакайның  4нче мәктәбендә дә математика укытырга туры килде.

 1967-1968 уку елында Азнакайның 1нче мәктәбендә эш юлымны дәвам иттем. Анда эшләгән чорда КГПИның математика бүлегендә читтән торып укыдым, белемемне арттырдым. 1нче мәктәптә 1987-1988нче уку елына кадәр балалар укыттым. Шул ук вакытта 1983 елдан 1987 елга кадәр тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт иттем.

 1988 елда лаеклы ялга чыктым.

 1989-2006 елларда Сукаеш урта мәктәбендә укучыларга математикадан белем бирдем.

 Гомуми укыту стажым – 53 ел.

 Эшләү дәверендә күп кенә мактауга лаек булдым:

үсеп килүче буынны тәрбияләүдә озак еллар намуслы хезмәт иткән өчен мәктәп, РОНО, Мәгариф министрлыгы грамоталары да, рәхмәт хатлары да алдым.  “Хезмәт ветераны” медале,  “1973нче елның социалистик хезмәт җиңүчесе”, РСФСР ның “ Халык мәгарифе отличныгы” күкрәк билгеләре  белән бүләкләндем.

 1998нче елда миңа  “Хезмәт ветераны” кенәгәсе тапшырылды.