• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Харисова Э.Ш.

ХАРИСОВА

ЭНҖЕ

ШАКИР КЫЗЫ

 

 Туган көне: 20.03.1936

Эш урыны: Азнакай 1нче урта мәктәбенең география укытучысы

Адресы: К.Насыри ур,  9

Телефоны: 55-1-78

Искәрмә: Хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы

 

Бүләкләнүләр:

-Рәхмәт хатлары

-Мактау кагәзләре

 

                                               Автобиография      

           Мин, Харисова Энҗе Шакир кызы 1936 елда Әлмәт районы, Сөләй авыл советына караган Салкын – Чишмә  дигән кечкенә посёлокта хезмәткәр (урманчы) семьясында туганмын.

        1942-1943 уку елында   Салкын – Чишмә  башлангыч мәктәбенең 1 нче классына укырга кердем. Шулай итеп минем балачак сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. 3 нче класста укыганда яз көне сугыш бетте. Безгә кем килеп әйткәндер бик иртән мәктәп янына килеп җиттек. Бу көн барлык кеше өчен дә шатлык иде. Әтиләре, туганнары исән булганнар шатландылар , туганнары, әтиләре үлгәннәрдә шатландылар, алар шатлану белән бергә үксеп-үксеп тә еладылар.

        Минем әти көз көне кайтты, әтине Камы – Исмагыйл авылына лесничий итеп билгеләделәр, мин анда 4 нче класста укыдым. Без Салкын – Чишмәдә бер бүлмәдә ике өч класс укый идек, класста 7-8 бала булса, Камыда бер класста утызлап бала идек, 1 класска бер укытучы, миңа бик гаҗәп тоелган иде.

        Дүртенче классны бетергәндә әтинең эш урынын күчерделәр Бишмунчага, мин дүртенче классны йөреп укып бетердем, бишенче классны Бишмунча җидееллык мәктәбендә укыдым. Бу авыл халкы бик игелекле, тиз дуслаша торган халыклы авыл иде. Мәктәптә бик күп төрле түгәрәкләр эшли. Мәктәптә бик күңелле кичәләр оештырыла иде.

       1947 – 1949 елларда Сөләй җидееллык мәктәбендә укыдым. Үзебез Салкын – Чишмә  авылында тордык. Миңа күпкенә авылдашларым белән 5-6 км йөреп укырга туры килде. Бу сугыштан соңгы авыр еллар иде.

        1949 елның язында әтине Азнакай районы, Азнакай лесничествосына  лесничий итеп күчерделәр. Без семҗя белән Азнакайда тора башладык. Мин сигезенче класстан унынчы классны бетергәнче №1 мәктәптә укыдым. 1952 елны Бөгелмә укытучылар хәзерме торган институтның география – биология –химия факультетына укырга кердем. Аны 1954 елны бетереп Әлмәт районы Камы – Исмагыйл җидееллык мәктәбенә укытырга билгеләделәр. Мин бу мәктәптә бер ел география – биология –химия фәннәрен укыттым. Авыл тормышы бу вакытта да авыр иде. Ул елларда авылда белемле кешеләр әз булганлыктан агитмасса эшләре, концерт куюлар укытучы өстенә төшә иде. Укытучы нинди яшьтә  карамастан агитаторда, кич белән артист, төш вакытында колхозчыларны ял иттерә идек. Без эшләгәндә авыр дип тормадык,”шулай эшләргә тиеш” дип эшләдек. Ул вакытта колхозчыларда шулай эшләгәнгә күрәдер бик хөрмәт итә,  ерактан ук баш иеп исәнләшә иделәр. Мин үз эшемне беренче көннән ук бик яратып эшләдем. Ул елларны нигәдер  укытучыларны бер авылдан икенче авылга тиз күчерә торган иделәр.

      1955-1956 уку елында мине  Иске Михайловкка җидееллык мәктәбенә күчерделәр, анда рус – татар мәктәбе иде. Анда химбиолог булып эшләдем. Ул елларны укучы балаларда трахома авыруы бар иде, 1956 елны шуны бетерү өчен мәктәп янында районный дәвалау лагере оештырдылар, укучыларныбик нык дәваладылар, бу авырудан яңадан  балалар авырмадылар ахыры, яңадан ишетелмәде, без балалар белән бергә моңа  бик нык шатландык. 1956 елда мин тормышка чыктым. Азнакайда яши башладык. Яңадан мин 1961 елны 1965 елга кадәр Сухаяш сигезьеллык мәктәбенә эшкә бардым, шул елны җидееллык мәктәпләрне   сигезьеллыкка әйләндерделәр.

           1962 елның җәендә Казан дәүләт пединститутының география факультетына читтән торып укырга кердем, аны 1965 елны бетердем.

           1965 елны Азнакай №1 мәктәбенә география – биология фәннәреннән укытырга килдем, анада 1992 елга кадәр эшләдем. Бу елларда берүк вакытта күпкенә күптөрле җәмагать эшләрдә алып барырга туры килде.

          “Марат”  колхозы булганда – агитатор. 1965 елдан тарих – география куст кинәшмәсенең  алып бардым, аннан география –биология кинәшмәсе җитәкчесе, класс җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшләдем. Күпкенә еллар профсоюз оешмасы члены булып тордым.

         Мәктәптә беренче “Ак каен” хезмәт һәм ял лагерын оештырдым. Бу лагерь Азнакай лесхозы тарафыннан бик югары бәяләнде. Бу лагерь балаларны агачны ничек үстерәләр , күпме көч  куелуын, урманны танырга өйрәтә. Алар обедка кадәр эшләделәр, аннан күңелле ял иттеләр. Бу лагерь хәзерге выкыттада эшләп килә. Урманчылык буенча үткән Республикадагы слһтта Мухаметвалиев Рим дигән 7 нче класс укучысы 2 нче урынны алып кайтты.

       Шушы эш вакытларына берничә мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләрдә алдым.

1971 сентябрендә көзге эшләрдә яхшы эшләгән өчен дирекциясе рәхмәте.

1972 елда 28 февральдә мәктәп дирекциясе рәхмәте.

1975 елның октябрендә укытучылар көнендә РОНО рәхмәте.

1982 елның   20 апрелендә РОНО һәм РК союз грамотасы.

1989  елның 22 маенда дирекция акчалата бүләге.

1979 октябрендә РОНО һәм РК союз грамотасы.

1986 елның 50 яшьлек юбилеемә грамота.

1989 ноябрендә озайтылган көн группасында ачык дәрес үткәргән өчен грамота.

1986 елда “Ветеран труда” медале белән.

1987 елда аттестация нәтиҗәсе буенча ТАССР грамотасы белән.

1990, 1991 елларда акчалата бүләкләндем.

1991 апрелендә озак еллар тырыш хезмәтемне бәяләп 55 яшь юбилеемә мәктәп 1әм РК союз грамота белән бүләкләдем.

         1991 елда лаеклы ялга чыктым. Ялга чыккач та озайтылмаган көн группасында эшкә чакырдылар, бер уку елы анда эшләдем.

          1993 елның 6 февралендә Азнакай районы, Балтач урта мәктәбенә биология –география укытучы итеп чакырып алдылар. Бу уку елында миңа 60 яшь тулды.Азнакай һәм Балтач укытучылары укучылар коллективы минем бу көнне бик зурлап билгеләп үттелләр, мин аңа бик шатландым.

          Үземнең 42 ел эш дәверендә бик күп яхшы өлкән укытучыларга очрадым, алар минем кимчелегемне вакытында төзәттеләр, үзләренең киңәшләрен бирделәр, ярдәм иттеләр. Мин беренче ел килгән бергә параллель класста класс җитәкчеләре булып эшләдек, Вафа Валиевна, математика укытучысы  Нәсимә Миргазияновна. Әлфия Бакировна һ.б. күпкенә укытучылар.

       №1 мәктәп коллективына мин бик рәхмәтлемен, алар минем кайгымны да, шатлыгымны да уртаклашучылар.

     Рәхмәт аларга!