• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Хаппанова Н.Х.

ХАППАНОВА

НАЗИРА

ХАППАН КЫЗЫ

 

Туган көне:03.01.1929

Эш урыны: татар теле һәм әдәбият укытучысы.

  Адресы: Азнакай шәһәре, Мәхмүт Хәсәнов урамы, 3-6 Телефоны:7-73-17

Искәрмә: Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш чоры баласы, тыл ветераны.

Бүләкләре: - юбилей медальләре (Бөек җиңүнең 50, 55, 60  еллыгына)

                - хезмәт ветераны

                - Бөек Ватан сугышы ветераны

 

Биография

Хаппанова Н.Х. 1928 нче елда Татшуган авылында туа. Мәктәптә гел “5” ле билгеләренә генә укый, матур җырлавы, кыю, үткен булуы белән аерылып тора. Бөек Ватан сугышы башланганда 12 яшьлек булып калган кыз, 7 нче классны тәмамлагач, фермага хисапчы итеп чакырыла.Сугыш беткәч, 1946 нчы елны, ул апасы Нурҗиһан янына Казанга килә. ФЗО мәктәбендә укый, мех фабрикасында эшли башлый. Ләкин сәләтле, белемгә омтылучан кызны бу гына канәгатьләндерми. Ул Зәкәрия абыйсы кебек укытучы булырга тели. Башта эштән соң кичке мәктәптә укып урта белем ала. Ә 1950 нче елда КДПИның тарих, филология факультетына укырга керә. (Шагыйрь Илдар Юзеев та алар белән бер группада укый).Ниһаять, 1954 нче елда, бары тик үз тырышлыгы белән, алты бала белән ятим калган ана тәрбиясендә үскән кыз, Татшуганлылардан беренче булып, югары белем алып чыга! Мәгариф министрлыгы юлламасы белән ул Азнакайның 1 нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта. 30 ел шушы мәктәптә эшләп, 1984 нче елда лаеклы ялга чыга.Назыйра апаны укучылары һәрчак ачык йөзле, сабыр холыклы, гаять кешелекле булганлыгы өчен хөрмәт итәләр. Үз фәнен тирән белүче укытучы  бик еш район татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында ачык дәресләр үткәрә, семинарларда чыгыш ясый. Аның укучылары  район, республика олимпиадаларында катнашып призлы урыннар алалар. 1979-85 нче елларда Азнакай 1 нче урта мәктәбе Алабуга пединститутның филология факультеты белән хезмәттәшлек итә. Практика үтүче студентлар Назыйра Хаппановна кул астында дәресләр үткәрәләр, укытучы булырга әзерләнәләр.

Назыйра Хаппановна укучыларында кешелеклелек, халыкчанлык сыйфатлары,  патриотизм        хисләре тәрбияләүне максат итеп эшләде, матурлыкны күрә белергә өйрәтте. Тырышлык бушка китмәгәндер. Укучылары, кайда гына йөрсәләр дә, туган мәктәпләрен сагынып кайталар. Ел саен очрашып, сөйләшеп торалар. Шигърият, журналистика юнәлешендә эшләүче укучылары Роза Туфитулова, Нәсимә Гәрәйшина, Ирек Бәдретдинов, Фәйрүзә Исмәгыйловалар белән горурланмый мөмкин түгел!