• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Хакимова Н.Х.

 

ХАКИМОВА

НАЖИЯ

 ХӘКИМ КЫЗЫ

Туган көне, елы: 15.02.1925

 Пенсиягә чыкканчы кем булып эшлэгэн:  техник эшче

 Адрес:  Азнакай шәһәре, Пионер урамы 9.

 Телефон:7-84-78

 Искәрмә: Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны, сугыш чоры балалары;

 Бөек Ватан Сугыш еллары хезмәтләре өчен медаль.

Хәкимова Наҗия Хәким  кызы 1925 нче елның 15 нче февралендә Азнакай районы Сарлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачагы бик авыр була, чөнки ачлык елыннан соң 4 ел гына узган була.

Әтисе Вәлиев Хәким абый балта остасы булып эшли. Ул елларда балта осталары бик аз булган Хәким абый авылларда бик кадерле кеше була, хәтта уз өйләрендә Хәким абый үзе сала.Наҗия апага 7 яшь тулганда аның әтисе бик каты авырудан соң вафат була.

Наҗия апаның әнисе Вәлиева Хәерлебанат апа колхозда төрле эшләр эшләп йөри. Ук бик тырыш, кешелекле кеше була. Шул сыйфатлары аның Наҗия апага да күчә. Хәерлебанат апа бик озын гомерле була, 1984 нче елда 89 яшендә вафат була. Башлангыч белемне Наҗия апа үзенең авылы – Сарлы мәктәбендә ала. 7 классны тәмамлаганнан соң колхозда төрле эшләр эшләп йөри. Көтелмәгәндә халык өчен канлы көннәр килеп җитә- Бөек Ватан сугышы башлана. Халык җилкәсенә күрелмәгән күләмдә авырлык, кайгы-хәсрәт йөге ява. Әле дөньяда тиңе булмаган дәһшәтле сугыш әрнешле фаҗигасен киңәйткәннән-киңәйтә. Ирләрне фронтка алу сәбәпле, бөтен авырлыклар хатын-кызлар җилкәсенә төшә. 1941 нче елны авылның күпчелек хатын-кызларын мәҗбүри рәвештә тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. 2 ел чамасы тракторчы булып эшләп, Наҗия апа 1943 нче елның 15 апрелендә Тымытык МТС-на машиналарны ягулык белән тәэмин итүче булып эшкә алына. 1944 елның 15 мартында Наҗия апа 1 нче категорияле тракторист булып эшли башлый.

1970 елда ул Азнакайга күчеп килә, һәм шул ук елда  Азнакайның 1 нче урта мәктәбенә техничка булып эшкә керә. Мәктәптә эшләгән елларда ул үзен тырыш, эшендә җаваплы, һәрвакыт ярдәм кулын сузырга әзер торган итеп күрсәтә. Бу эшендә ул мактауга лаек була, бик күп кенә почет грамоталарга һәм рәхмәтләргә лаек була.

1970 нче елда Наҗия апа Игътисамов Салих Шәриф улына тормышка чыга, аналарыннан ятим калган балаларны тәрбияли. Олы кызлары Гөлнара Багатиева, Локманова Клара, Игътисамов Ильдус,  Игътисамов Рамиль. Хәзер дә кечкенәдән үк карап үстергән әниләрен онытмыйлар, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торалар.

Хәзерге вакытта Наҗия апа лаеклы ялда. Авыр тормыш кичерүенә карамастан, Наҗия апа көчле рухлы, сабыр холыклы, тыйнак, элеккегечә тырыш кеше булып кала.