• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Бакирова А.И.

 

БАКИРОВА

ӘЛФИЯ

ИСМӘГЫЙЛЬ КЫЗЫ

 

 Туган көне: 28.08.1923

 Эш урыны: Азнакай 1нче урта мәктәбенең татар теле hэм әдәбияты укытучысы

Адресы: Ленин урамы,  24-11

 Телефоны: 7-02-79

Искәрмә: сугыш ветераны,тыл хезмэткэре, сугыш чоры баласы

 

Бүләкләр: -1944 ел 21/08 Бөек ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен медаль;

              -Халык мәгарифе отличнигы күкрәк билгесе;

   - 1951 ел 7/02 «Фидакарь хезмәт өчен медаль» Кремльгә чакырып Мәскәүдә    тапшыралар);

 - 1970 ел 3/04 «Фидакарь хезмәт өчен В.И. Ленинның 100 еллык юбилее хөрмәтенә» ( районга бер генә);

 - 1975 ел 4/09« Бөек Ватан сугышының 30 еллыгына» медаль;

           -1985 ел 8/05 «Бөек Ватан сугышының 40 еллыгына»   медаль;

                -1980 ел 6/10 «Хезмәт ветераны» медале;

           - 2010 ел 5/03 «Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына»  медаль;

                                                  

БИОГРАФИЯ

 

Бакирова Әлфия Исмәгыйль кызы 1923 елның 12 апрелендә Кукмара районы Мәчкәрә авылында туган. Кукмара урта мәктәбен 1938 елда тәмамлый.

Кукмара районы Сәрдек авылында башлангыч класс укытучысы булып эшли. 4 ел эшләгәч, аны туган авылына завуч итеп күчерәләр.

Анда 10 ел эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, сугыш кырында гына түгел, тылда да бик    

авыр еллар     башлана.Әлфия апа югары класс укытучылары хәзерләп

чыгара торган курсларда укый һәм   химия-биология укытучысы булып   

эшли башлый. Аңа немец теле укытуны да йөклиләр. Мәктәп салкын, ягарга

утын юк. Укытучылар урманга барып, үзләре утын кисеп алып кайталар.

Партага кара язуын куйсаң,шунда ук ката. Укучылар аны кулларына алып,

җылытып кына язалар. Балалар бик кызганыч, өсләренә киергә кием юк,

тамаклары ач. Балаларның кайберләре мәктәпкә килми башлыйлар. Яз

җиткәч, укытучылар балалар белән бергә бакчаларда, кырларда эчерек

бәрәңге эзләргә чыгалар, шуның белән тамакларын туйдыралар. Әлфия апа

комсомол секретаре дә була. Ач булсалар да, бик авыр булса да, алар

авылларга барып концерт, спектакльләр куеп йөриләр. Дәресләрен укытып

кайткач, укытучылар авыл кешеләреннән фронтка ярдәм итү өчен налог

җыярга чыгалар(оекбашлар, бияләйләр, кулъяулыклар, өс киемнәре).

Көз көннәрендә мәктәптән соң төнге сменага көлтә төярга йөриләр. Икенче

көнне иртүк торып, тагын салкын мәктәпкә балаларга ничек тә белем

бирергә китәләр. Шул ук вакытта балаларның күңелләрен күтәрергә, укуга

карашлары сүрелмәсен өчен тырышалар.Менә шундый авыр шартларда да 

Әлфия апа үзенең эшенә тугрылыклы булып кала.1953 елны Азнакай

районы Сукаеш авылына килә. Ире- директор, үзе укытучы. 60 нчы елны

алар Азнакайга күчеп киләләр. Әлфия апаны интернатка тәрбияче итеп

алалар. 1 нче елны Азнакайның 1 нче урта мәктәбенә татар теле һәм

әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы Әлфия апа

шул мәктәптә эшли. Ул татар теле укытучыларының җитәкчесе була. Алар

авылларга йөриләр, ачык дәресләр бирәләр. Коллектив белән бик тату, әйбәт

эшлиләр. Мәктәптә 3 татар теле укытучысы була. Әлфия апа, күбесенчә, 5-

6-7 классларда укыта. Әлфия апа еш кына ачык дәресләр бирә. Аның бер

дәресен карарга Казаннан да кешеләр килә. Бу дәресне32 укытучы карый

һәм бик яратып, Әлфия апаны мактап китәләр.

Ә хәзерге вакытта Әлфия апа лаеклы ялда.Аның ире-сугыш ветераны. Алар

тәрбияләп үстергән ике улларының да хәзер үз гаиләләре бар.

Әлфия апа күп почет грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.