• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Азнакаево, ул. Просторная, д. 3
Телефон: +7(855)-929-80-08
E-Mail: S1.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «СОШ №1 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Фаттахов Дамир Марсимович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 650 учащихся
У нас учат: 36 учителя

Шайхутдинова С.М.

 

ШӘЙХЕТДИНОВА                                                 

САИМӘ

МИҢНЕБАЙ КЫЗЫ

 

Туган көне: 05.02.1923 ел

Эш урыны: Азнакай 1нче урта мәктәбенең математика һәм озынайтылган группа җитәкчесе

Бөек Ватан сугышы хәм Хезмәт ветераны

Бүләкләр: 1нче Белоруссия фронтының башкомандующие Жуковның рәхмәте хәрби билетына язылган (43нче боерык 1944 ел, 3 сентябрь),

                           икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,

                                 юбилей медальләре,

                                 Хезмәт ветераны

Автобиография

“Мин, Шәйхетдинова Саимә Миңнебай кызы, Кәкре Елга авылында 1923 елның 5 февралендә урта  хәлле крестьян семьясында туганмын. Әти-әниләр 1930 елны колхозга керделәр һәм колхозда эшләп яшәделәр. Мин 1932 нче елны Кәкре  елга авыл мәктәбендә укый башладым. Сугыш башлангач  колхозда эшләдем. 1942 елны авыл клубына зав. клуб итеп билгеләделәр. Берүк вакытта: зав. библиотека, комсомол секретаре, профсоюз эшләрен алып бардым.

                   1943 елнын 18 июлендә мобилизация белән Кызыл Армияга алдылар. Кәкре Елга авылыннан Мөхәммәтшинә Миннур (ул Казаннан кире кайтарыла), Бәхтиева Бибинур, Кашапова Мөхтәрәмә, Хәертдинова Рәхимә һәм мине – районнан барлыгы 20 кызны Казанга алып китәләр. Ай буена әзерлек үттек. Көндез паровозларга ягу өчен урман кисеп, утын әзерләдек, төнлә укулар, хәрби әзерлек. 1943 елның сентябрендә: “Үлгәнче сугышырга, әсирлеккә төшмәскә!” – дип ант иттек. Безне  Арча кырындагы урнашкан 1872 нче зенит-ариллерия полкына билгелиләр, монда да сугышчан әзерлек үттек.

1944 елның апрелендә фронтка җибәрәләр. Мин 5нче дивизионныйның 15нче батареясена туры килдем. Батарея 4 расчеттан тора, мин 2нче расчетта – дальномерда. Бер расчетта 9 кыз. Безнең полкта 1300 кызылармеец, шуларның 80-е хатын-кыз. Украина, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаштым. Сугыштан 1945 елның 10 августында Азнакай военкоматына кайтып язылдым.”

Сугыш чорында батарея командирлары тарафыннан күп рәхмәтләр белдерелә. 1нче Белоруссия фронтының башкомандующие маршал Жуковның рәхмәте хәрби билетына язылган. Хәзерге вакытта 15 медаль һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Саимә апаның күкрәген бизи.

                   1945 елның сентябреннән Азнакай районы китапханәсендә мөдир булып эшли. 10 нч классны укып, укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Районыбыз мәктәпләрендә  физика һәм математика укыттым.

Азнакай беренче урта мәктәбеннән лаеклы ялга чыга.

                   Ул бүген дә безнең сафта – тәрбияче. Саимә апа туган-тумачаны, күрше-тирәне, укучыларны үзенең шәхси үрнәге белән тәрбияли, очрашуларда еш була, сугыш чоры истәлекләре белән уртаклаша. Утны-суны кичкән ветераныбыз, хезмәтләренең игелеген күреп, тормышыбызның тынычлыгына куанып, матур итеп яши.