Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 178 учащихся / 178 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 711 712 713 714 715 716 717 ( 718 ) 719 720 >>
-
Макулатура җыю атналыгы. 22.10.2013

Мәктәп күләмендә иске кәгазь - макулатура җыю буенча өмә оештырылды. Башлангыч класслар арасында 4 нче сыйныф укучылары алдынгы урынны яуладылар. Сыйныф җитәкчеләре Таҗетдинова Лилия Миннулла кызы белән берлектә бик күп тотылган кәгазь җыйдылар.
-
Кошлар безнең дуслар. 21.10.2013

2 нче сыйныф укучылары кошларга җимлек ясап кына калмадылар, ә һәр көнне үзләренең канатлы дусларын тәм - томнар белән сыйлап та кинәндерәләр.
-
"Ихлас" мәчете алдында мәдрәсә.
18.10.2013
Бистәбездә "Ихлас" мәчете алдында мәдрәсә ачылды. Гайләләрендә дини тәрбия алган балалар аны ачуда бик сөенеп катнаштылар. Рәмилә апалары белән алар догалар өйрәнәләр, аралашалар. Мәдрәсәгә йөргән балалар тәрбияле һәм басынкы, бүтәннәргә үрнәк булып торалар.
-
Күңелле вакыйга 16.10.2013

16 нчы октябрь көнне безнең мәктәпнең материаль-техник базасына тагын 3 компьютер өстәлде. Киләчәктә дә мондый күңелле вакыйгалар күбрәк булыр дип ышанып калабыз.
-
Хәтер көне 14.10.2013

Бүген 14 октябрь көнне безнең мәктәптә "Хәтер көненә" багышланган чара узды. Тарих укытучысы Гараева Зөлфия Вагыйз кызы бик эчтәлекле итеп чыгыш ясады, презентациягә нигезләп халкыбызның үткәне турында сөйләде. Тарихи вакыйгаларга нигезләп уздырылган бу чара бик эчтәлекле һәм файдалы узды.
-
Җимлек ясау 14.10.2013

2 нче сыйныф укучылары арасында укытучылары Гөлназ Рафаеловна җитәкчелегендә җимлек ясау буенча бәйге оештырылды. Бу эштә балалар бик теләп катнашты. Әтиләрнең моңа кадәр күрелмәгән талантлары ачылды. Кошлар сөенерләр инде!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы 11.10.2013

11 нче октябрь көнне Азнакайда укытучылар арасында спартакиада узды. Безнең мәктәп укытучылары бу чарада актив катнашты "Өстәл теннисы" буенча Шакирова Дания Абузаровна - 3 нче урынны, турникта күтәрелү буенча Баграмов Ильяс Ильдус улы - 2 нче урынны яулады. Әфәрин котлыйбыз коллегалар!
-
Укытучылар көне 04.10.2013

4 нче октябрь көнне безнең мәктәптә “Укытучылар көне” билгеләп үтелде.Үзидарә көне булганлыктан укучылар дәресләр бирделәр, үзләренә белем бирүче укытучыларын, мөгаллимнәрен профессиональ бәйрәмнәре белән котладылар. Бик матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Өлкәннәр декадасы 03.10.2013

10 нчы сыйныф укучылары “Өлкәннәр декадасы ”кысаларында бик күп игелекле эшләр башкардылар. 3нче октябрь көнне үзләренең шефлык эшенә барып Фәрзия әбигә булыштылар,аны өлкәннәр көне белән котладылар. Әфәрин,укучылар! Киләчәктә дә бары игелекле гамәлләр генә кылырга язсын сезгә.
-
Урман утырту 03.10.2013

3 нче октябрь көнне мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары һәм хезмәткәрләре бергәләшеп агач утыртырга бардылар. Безгә Ленин урамы беркетелгән иде. Зур тырышлык белән башкарылган эш бик күңелле һәм файдалы булды. Безнең мәктәп “Урман утырту” акциясендә бик теләп катнашты.














