Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 178 учащихся / 178 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << 701 702 ( 703 ) 704 705 706 707 708 709 710 >>
-
Митинг 07.05.2014

Бүген, ягъни 7 нче май көнне безнең мәктәп укучылары иске Актүбәдә митингта катнаштылар. 3-6, һәм 10 нчы сыйныф укучылары бик эчтәлекле һәм матур итеп чыгыш ясадылар. Иске Актүбәдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннарын котладылар. I һәм II мәктәп укучыларына патриотик тәрбия үрнәге күрсәттеләр.
-
Хәтер вахтасы. 07.05.2014

Безнең укучылыр ветераннарны искә алу өчен хәтер вахтасына бастылар.
-
"Батырлык дәресләре" 06.05.2014

Бүген, барлык сыйныфларда "Ул көннәрнең даны мәңгелек" темасына тәрбия дәресләре үтте.
-
"Күргәзмә - экспозиция" 06.05.2014

Бүгенге тыныч тормышыбыз хакына үзләрен корбан иткән каһарманнарның тормышы яшь буын өчен үрнәк һәм тәрбия чарасы. Сугыш чорының тарихи вакыйгаларын чагылдырган "Күргәзмә - экспозиция" балаларга патриотик тәрбия бирүдә уңышлы алым.
-
9 нчы май тантанасына әзерек эшләре 05.05.2014

Сугыш корбаннарын искә алу тантанасына әзерлек эшләрендә һәрбер укучы күңел биреп катнаша. Мәктәбебезнең 9, 11 нче сыйныф укучылары һәйкәл янына салу өчен чәчәкләрдән веноклар ясауны матур гадәткә әйләндерделәр.
-
Бөек Җиңүгә әзерлек. 03.05.2014

Бистә күләмендә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәреләчәк чараларга әзерлек.
-
Укучылар арасында ярыш. 02.05.2014

8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары арасында противогаз кию буенча ярыш булып үтте.
-
Җиңү көненә әзерлек.
02.05.2014
Яшь солдатларның һәйкәл янына тантаналы атлаулары да горурлык хисләре уята. Бу зур чарага мәктәбебезнең "Кызлар отряды" җитди әзерлек белән репетицияләр үткәрәләр.
-
Өмә. 30.04.2014

Бүген, 30 нчы апрель көнне, 1 нче май хезмәт бәйрәменә багышланган өмә узды. Һәр бер сыйныф укучылары үзләренә бүленеп бирелгән участокларны чүп-чардан арындырдылар. Шулай ук 10 нчы сыйныф укучылары Комарова урамына агач утыртырга бардылар. Зиннатуллин Алмаз һәм Мубаракшин Илсур хезмәт ветераны йортында зур ярдәм күрсәттеләр. Рәхмәт аларга.
-
Зур концерт - бәйге
30.04.2014
Актүбә бистәсе оешмалары арасында 28 нче апрель көнне Гагарин исемендәге мәдәният йортында Бөек җиңүнең 69 еллыгы һәм мәдәният елына багышлап зур концерт - бәйге күрсәтелде. Безнең мәктәбебезнең укытучылры чыгышы тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. II һәм III дәрәҗәле лауреатлар исеме бирелде. Котлыйбыз.














