МАДОУ "Детский сад №400 комбинированного вида c татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420085 РТ, г. Казань, ул. Софьи Перовской, д. 150а |
Телефон: | +7(843)-570-75-29 |
E-Mail: | madou.400@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 400 комбинированного вида c татарским языком воспитания и обучения" |
Руководитель: | Хамидуллина Роза Гарифовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 124 ребенка, из иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения татарский |
Новости детского сада №400
"Күңелләрдә мәңге яшә Тукай"
Опубликовано: 23.04.2020Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.
Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә иде. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәде, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырды; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге.
Халыкның Тукайга булган чиксез ихтирамы аның хөрмәтенә чыгарылган бәетләрдә, җырларда, бөек шагыйрьнең гүзәл образын гәүдәләндергән шигырьләрдә дә ачык күренде. Тукай үзе исән чакта ук аңа «халык шагыйре» дигән исем бирелде.
К списку новостей