Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №10" Авиастроительного района г.Казани / Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "10 нчы гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420036, г. Казань, ул. Копылова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-571-36-64 |
E-Mail: | G10.kzn@tatar.ru, gimn10_avia@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №10» |
Руководитель: | Шарафутдинова Эльза Фагимовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 538 ученика, являющихся иностранными гражданами- 4 |
У нас учат: | 31 педагог |
Новости гимназии №10
Гомәр Бәширов - 120 еллык юбилее
Опубликовано: 03.03.2021Гимназиябездә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында күренекле язучы Гомәр Бәшировның 120 еллык юбилее уңаеннан кичә үткәрелде.
Анда кунак итеп әдипнең оныгы - Татарстан фәннәр академиясенең югары категорияле белгече, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәсәнова Гәүһәрия Мөхәммәт кызы һәм. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Абдуллина Диләрия Марат кызы чакырылды.
Гәүһәр Хәсәнова дәү әтисе турындагы матур хатирәләре белән уртаклашты, үзенең шәхес булып формалашуында Г. Бәшировның тоткан роле турында сөйләде. Ә Диләрия Марат кызы исә, язучының иҗатына җентекләп тукталды.
Кичә Г.Бәширов әсәрләреннән укучылар әзерләгән өзекләр белән үрелеп барды. Әлеге очрашу бай мәгълүматлы һәм тирән эчтәлекле булды.
К списку новостей