Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №10" Авиастроительного района г.Казани / Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "10 нчы гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420036, г. Казань, ул. Копылова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-571-36-64 |
E-Mail: | G10.kzn@tatar.ru, gimn10_avia@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №10» |
Руководитель: | Шарафутдинова Эльза Фагимовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 538 ученика, являющихся иностранными гражданами- 4 |
У нас учат: | 31 педагог |
Новости гимназии №10
Бездә кунакта Казан театр училищесы студентлары булдылар
Опубликовано: 12.02.2021Әлеге уку йортының тарихы бик еракка барып тоташа. Ул 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән оештырыла. Шушы дәрәҗәле уку йорты укучылары белән очрашу бездә зур канәгатьлек хисе калдырды.
Студентларның һәрберсе актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Җыр, бию, сәнгатьле итеп шигырь һәм мәсәл сөйләүләр бер-берсе белән үрелеп барды.
Бигрәк тә Насибуллина Эльвинаның моңлы тавышы йөрәкләрне әсир итте. Очрашу азагында студентлар укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирделәр. Әлеге очрашуда студентларның укытучысы Мухутдинов Раил Фаргатович та катнашып, актер булуның авыр һәм четерекле яклары турында сөйләде.
Очрашу, гомумән, бик күңелле узды, ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып сөйләшүләр, үзе бер күркәмлелек сыйфаты булды.
К списку новостей