Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №10" Авиастроительного района г.Казани / Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "10 нчы гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420036, г. Казань, ул. Копылова, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-571-36-64 |
| E-Mail: | G10.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №10» |
| Руководитель: | Шарафутдинова Эльза Фагимовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 564 ученика, являющихся иностранными гражданами- 5 |
| У нас учат: | 31 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №10" Авиастроительного района г.Казани / Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "10 нчы гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Бадминтон 26.02.2022

У нас в гимназии прошел школьный турнир по бадминтону, посвящённый Дню Защитника Отечества - 23 февраля и Международному Женскому Дню - 8 марта, турнир проведен совместно с партией Единая Россия, в рамках партийного проекта "Здоровое Общество".Гостями турнира были Депутат Государственного Совета Республики Татарстан 6 созыва Вострикова Светлана Анатольевна, Секретарь первичного районного отделения Партии "Единая Россия" Авиастроительного района г. Казани
Ахметов Рамиль Уелович, ведущий специалист, руководитель общественной приёмной партии Единая Россия Авиастроительного района Мусина Асия Мунировна, менеджер по спорту Федерации бадминтона РТ Шакиров Линар Раисович, члены сборной по бадминтону РТ Романко Алина, Малыгина Мария. Победители получили ценные призы от гостей турнира, администрация гимназии выражает благодарность нашим гостям за оказанную помощь в организации турнира.
-
Безнең гимназиядә бадминтон буенча, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган мәктәп турниры булып узды. Турнир, Бердәм Россия партиясенең "Сәламәт җәмгыять" проекты кысаларында", әлеге партия белән берлектә үткәрелде. Турнир кунаклары арасында 6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вострикова Светлана Анатольевна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы "Бердәм Россия" партиясенең беренчел район бүлеге секретаре Әхмәтов Рамил Уел улы, Авиатөзелеш районының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, әйдәп баручы белгеч, Мусина Асия Мөнир кызы, ТР Бадминтон федерациясенең спорт буенча менеджеры Шакиров Линар Рәис улы, ТР Бадминтон буенча җыелма команда әгъзалары Романко Алина, Малыгина Мария бар иде. Җиңүчеләр турнир кунакларыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Гимназия администрациясе турнирны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен кунакларга зур рәхмәтен белдерә. -
Прощание с азбукой 25.02.2022

В 1А классе прошёл праздник "Прощание с азбукой". Это начало пути к новым знаниям и победам. Азбука научила ребят читать, мыслить, думать, рассуждать.
Поздравляем наших первоклассников с важным событием в их жизни и желаем дальнейших успехов!
Мероприятие провели: Гульшат Агзамовна, Инзиля Ильясовна.
-
1А нче сыйныфта "Әлифба белән хушлашу" бәйрәме узды. Бу - яңа белемнәр үзләштерүгә юл башы. Әлифба балаларны укырга, уйларга һәм фикерләргә өйрәтте.
Беренче сыйныф укучыларын тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Чараны Гөлшат Әгъзам кызы һәм Инзилә Ильяс кызы үткәрделәр. -
Беседа с сотрудником ПДН 24.02.2022

Сотрудник ПДН провела беседу для начальных классов на темы:
-Права и обязанности несовершеннолетних лиц.
- Ответственность за совершение преступлений и правонарушений.
-Закон РТ #71 ЗРТ.
-Безопасный интернет.
- Пропаганда здорового образа жизни.
-
ПДН хезмәткәре башлангыч сыйныфлар өчен түбәндәге темаларга әңгәмә үткәрде:
- Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары.
- Җинаять һәм хокук бозулар өчен җаваплылык.
- ТР Законы № 71-ЗРТ.
- Куркынычсыз интернет.
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
Турнир посвящённый Дню Защитника Отечества по корэш 24.02.2022

Ситдиков Марсель, ученик 8А класса, в спортивных соревнованиях по борьбе корэш среди юношей 2007- 2009 г.г. р. занял 1 место.
-
8А нче сыйныф укучысы Ситдиков Марсель 2007-2009 нчы елгы егетләр арасында, көрәш буенча үткәрелгән спорт ярышларында 1 нче урынны яулады. -
Классный час на тему: "День Защитника Отечества" 23.02.2022

В нашей гимназии прошли классные часы на тему: "День Защитника Отечества". Ученики узнали чему посвящён этот праздник, узнали интересные факты про 23 февраля.
-
Гимназиябездә "Ватанны саклаучылар көне"дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, 23 февраль турында кызыклы фактлар белделәр. -
“Ими гордится страна!” 23.02.2022

“Ими гордится страна!” В выставке отражены материалы о героях ВОВ, известнейших полководцах России. Поздравительные открытки учащихся 2 класса тоже заняли свое место в выставке.
“Алар белән ил горурлана!" дип аталган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы геройлары, Россиянең танылган полководецлары турында бай материал чагылдырылды. 2 нче сыйныф укучыларының әтиләре өчен әзерләнгән котлау открыткалары да күргәзмәдә үз урынын алды.
-
Турнир посвящённый Дню Защитника Отечества по корэш 23.02.2022

Ученик 4 б класса, Азизов Адель занял 1 место в турнире, посвященном ко Дню Защитника Отечества по корэш среди юношей 2010-2011 г.р. в весовой категории 45 кг
-
4 б сыйныф укучысы Азизов Адель 2010-2011 нче елларда туган егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирда 45 кг авырлык категориясендә 1 урын яулады.
-
"Сөйлә", "Хәрәкәттә бәрәкәт" 22.02.2022

Хөрмәтле ата-аналар!
21 февральдән безнең гимназиядә ике проект эшли башлый:
1. "Сөйлә" - матур сөйләм студиясе. Матур сөйләм осталыгы — аралашу сәнгате. Ул — дуслык мөнәсәбәтләрен коруда, гаилә тормышын алып баруда файдалы осталык. Әлеге студиядә әнә шул осталыкка, халык алдында чыгыш ясаганда үзеңне иркен хис итәргә, сөйләм барышында башкаларның игътибарын җәлеп итәргә, сорауларга җавап бирү техникасына өйрәнергә мөмкин булачак.
Укытучы - ТНВ алып баручысы, «Манзара» программасының баш мөхәррире Илдар Кыямов.
Эш сәгатьләре: дүшәмбе 13.30-14.30, җомга 11.00-12.00
2. "Хәрәкәттә бәрәкәт" - татар милли бию студиясе. Бу студиянең максаты - бию хәрәкәтләре аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Ул үз эченә татар халык бию көйләре белән таныштыруны, музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләрен камилләштерүне, укучыларда биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкаруга омтылыш булдыруны ала.
Укытучысы - Мухамадиева Әлфия Хужеевна, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең балет артисты.
Эш сәгатьләре: дүшәмбе 16.00 - 17.00, җомга 16.00 - 17.00 .
Дәресләр түләүсез үткәрелә, әлеге проектларга 2022 нче елның 21нче февраленә кадәр сыйныф җитәкчеләре аша язылырга мөмкин. -
Международный день родного языка 21.02.2022

Ежегодно 21 февраля отмечается Международный день родного языка. Учащиеся 3Б класса совместно с классным руководителем Газизовой Р.Х. подготовили и показали концерт, посвящённый этому дню. В мероприятии принял участие весь класс. Учащиеся на своих родных языках рассказывали стихи, пели песни, танцевали.
-
Ел саен 21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. 3Б нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Газизова Рәзилә Хәлимовна белән берлектә әлеге көнгә багышланган концерт күрсәттеләр. Чарада барлык укучылар да актив катнаштылар. Балалар үзләренең туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. -
“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” 21.02.2022

Гимназиябездә Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәчебез “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән чара үткәрде. Ул укучыларны төрле телләрнең кулланыш дәрәҗәсе, әлеге телләрдә сөйләшкән халыклар саны, шулай ук бүгенге көндә югалып баручы телләрне саклауның торышы белән таныштырды.
Укучылар өчен төрле кызыклы уеннар да оештырылган иде. Балалар табышмакларның җавапларын таптылар, мәкальләрнең дәвамын уйладылар, бирелгән өзекләрнең кайсы әсәрдән булуын әйттеләр. Дөрес җавап бирүчеләр баллы призларга ия булдылар.













