• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад № 78 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Авиастроительного района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420127, г. Казань, ул. Чапаева, д. 6б
Телефон: +7(843)-237-69-22, +7(843) 237-69-34, 89047650212
E-Mail: 4491000003@edu.tatar.ru, Ds78.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №78"
Руководитель: Зиганшина Ландыш Вазировна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 294 (иностранных граждан - 2)
У нас учат: 26

Аннотация к рабочей программе воспитателя по обучению татарскому языку Зиатдиновой Р.Р.

Татар теле тәрбиячеләренең эш программасына аннотация

 

Программаның максаты:

Программаның  максаты –  балаларда татар теленә (ана теленә) карата кызыксыну уяту, төрле уеннар, информацион комуникатив технологияләр аша узара аралашу күнекмәләре булдыру.

Бурычлары:

1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

     Темалар бер-берсенә бәйләнешле итеп, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып сайлана. Белем бирү эшчәнлекләренең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелде.

     Программа 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләренең эчтәлеген чагылдыра. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына (Л. С. Выготский, П. Я. Гальперин, В. В. Давыдов, Е. А. Пассов)  чагылыш тапкан фәнни тикшеренүләргә, гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән. Татар теле шогыльләре атнага өч тапкыр уткәрелә: ике тапкыр төркемчәләргә бүлеп, өченче шөгыль төркем белән. Шөгыльләр уртанчылар төркемендә 15-20мин., зурлар төркемендә 20-25мин., мәктәпкә әзерлек төркемендә 25-30 минут ә кечкенәләр төркемендә режим вакытында алып барыла.

    Эш төрләре һәм формалары

     Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур.

Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
  2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
  3. Сюжетлы-рольле уеннар;
  4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
  5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
  6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
  7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
  8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
  9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
  10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
  11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
  12. Интерактив уеннар.

 

      Программа үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Зурлар төркеме (5-6 яшь).“Уйный – уйный үсәбез” проекты

Лексик минимум – якынча 45 сүз.

“Уйный-уйный үсәбез” проекты темалары (“Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Ирешелгән нәтиҗәләр:

Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белә.

Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта107 сүз кулланып татар телендә   аралаша.

Сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә

  куллана.

Боерык фигыльләрне сөйләмдә аңлап, дөрес куллана.

“Уйный-уйный үсәбез” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белә, сөйләм күнекмәләре бар.

Яңа сүзләр хисабына  сүз байлыгы бар.

Санау күнекмәләре бар, сөйләмдә куллана белә.

Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә.

 Раслаучы һәм инкарь итүче сүзләрне аңлый, урынлы куллана. 

Исем + сыйфат конструкциясен сөйләмдә дөрес куллана.

 Боерык фигыльләрнесөйләмдә аңлап дөрес куллана белә.

Алган белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен үстерешле диалогларда, уеннарда, ситуатив күнегүләрдә куллана белә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме (6-7 яшь).“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”проекты

Лексик минимум – якынча 60 сүз.

“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”, “Танышу”, “Тату гаилә”, “Дусларны сыйлыйбыз”, “Кунак килде”, “Кафега барабыз”, “Күңелле уеннар”, “Без циркта”, “Безнең дуслар”, “Чана шуабыз”, “Без биибез”, “Күңелле сәяхәт”, “Мәктәп”, “Без әкият яратабыз”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (танып – белү, уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру.

 

Ирешелгән нәтиҗәләр: Сөйләмне аралашу чарасы буларак файдалана белә.

 Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре бар.

 Мөстәкыйль  рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белә.

 Бер-берсе һәм өлкәннәр белән 167 сүз кулланып татар телендә актив  аралаша.

“Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” проекты темалары  ( “Гаилә”, “Ашамлыклар”, “Уенчыклар”,  “Саннар” , “Яшелчәләр”,  “Савыт-саба”, “Киемнәр”, “Шәхси гигиена”, “Өй җиһазлары”, “Бәйрәмнәр”, “Танышу”, “Тату гаилә”, “Дусларны сыйлыйбыз”, “Кунак килде”, “Кафега барабыз”, “Күңелле уеннар”, “Без циркта”, “Безнең дуслар”, “Чана шуабыз”, “Без биибез”, “Күңелле сәяхәт”, “Мәктәп”, “Без әкият яратабыз”) буенча бирелгән лексиканы төрле эшчәнлектә (танып – белү, уен, аралашу, музыка, хезмәт, хәрәкәт) ишетеп аңлап куллана белә, сөйләм күнекмәләрен бар.

Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгы бар.

Бу кем? Бу нәрсә? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Нишли? Син нишлисең? Кая барасың? соравын аңлап, мөстәкыйль рәвештә сорау куя һәм дөрес җавап бирә белә.

Фигыльләрне урынлы куллана.

Җырлар, шигырьләр белә.

 

       Туган телләре татар булган балалар өчен бакчабызда Ф.В.Хәзрәтова,З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина, З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиеваның “Туган телдә сөйләшәбез” өйрәтү-методик комплектлары ярдәмендә тәрбия һәм белем бирелә. Әлеге  методик кулланманың  төп максаты, татар балаларын туган телдә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау сәләтен булдыру, танып белү, әхлакый һәм рухи юнәлешләрнең нигезен билгеләү.,. һ.б

      Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

     Беренче кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген оештыру системасыннан аерыла.  Балаларны туган телгә өйрәтү һәм  сөйләм үстерү әйләнә-тирә белән таныштыру процессында бара.  Шушы үзенчәлекләрне исәпкә алып, кече яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеге эчтәлеген төзегәндә әйләнә-тирә предметларны һәм күренешләрне танып белүдә нәрсә чыганак булып торуы игътибар үзәгенә алына.   Балаларның сөйләмен үстерү  “Кроха” программасында (Г.Г. Григорьева, Н.П. Кочетова, Д.В. Сергеева һ.б.) күрсәтелгән түбәндәге эшчәнлек төрләренә нигезләнеп төзелә:   

I. Табигый  шартларда  табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

II. Образлы уенчыклар, пластик художестволы образлар аша тирә-юнь белән белән таныштыру

III. Художестволы  картиналары аша (живописный, графический художественный образ) (буяулар һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

IV. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

V. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.

Эшчәнлек барышы танып белү, коммуникация (аралашу) матур әдәбият белән таныштыру кебек өч белем бирү өлкәсенә нигезләнеп төзелә  План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар - “Балалар бакчасы”, “Көз”, “Мин дөньяның бер кешесе”, “Минем әйләнә-тирәм”, “Кыш”, “Яңа ел бәйрәме”, “Әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр”, “Халык иҗаты”, “Яз”, “Җәй”..

Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала.  Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары  хәл ителә.

      Балалар белән эшләү процессында сүзлек эше зур урын ала. Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе. Балалар бакчасында сүзлек эшенең өч бурычы чишелә:

1. Иң беренче чиратта, гомуми кулланылыштагы лексика хисабына (предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш-хәрәкәтләрен атау) сүзлекне баету.

2.  Сүзлеккә төгәллек кертү. Балаларга сүзне әйтү үрнәген бирү, аны һәр бала белән күп тапкыр кабатлау.

3. Сүзлекне активлаштыру. 

Сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруның төп шарты – тәрбияченең, өлкәннәрнең грамоталы сөйләме һәм сөйләмнең морфологик, синтаксик ягын, сүзъясалу ысулларын үзләштерү буенча үткәрелә торган күнегүләр.  

Аваз культурасы тәрбияләү буенча эш аның  сөйләм сулышы, ишетеп кабул итү, артикуляция аппаратын үстерү һ. б. шундый компонентларны үз эченә ала.

Бәйләнешле сөйләм үстерү сөйләмнең ике формасын  - диалоглы һәм монологлы сөйләм үстерүне күздә тота.

Балаларны матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру – сөйләм үсешенең әһәмиятле бурычы һәм чарасы.

Балалар белән эшләү дәверендә төрле уеннар киң кулланыла. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану да балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.

     Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, -  болар барысы да балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә  зур әһәмияткә ия. Шулай ук өйрәтү-тәрбия процессында балалар белән эшчәнлекне оештырганда тәрбиячегә иҗади якын килү мөмкинлеге дә бирелде.  Балалар белән үткәрелә торган һәр эшчәнлеккә боларның барсын да истә тотып тулы, күләмле итеп план-конспектлар эшләнелде.

       Шушындый укыту методик комплектлары, дидактик уеннар,  яңа информацион технологияләр белән тулыландырылган тәрбия һәм белем бирү дәресләре балаларның телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә,туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык,шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.