22нче июнь-Хәтер һәм искә алу көне
22нче июнь-Хәтер һәм искә алу көне. Бүген илебез Бөек Ватан сугышы башланган көнне борчылып искә ала.
Язлар һәм кышлар үтә, буыннар алышына, ә алар, моннан 81 ел элек Ватаннарын саклау өчен сугышка киткәннәр һәм туган илләренә әйләнеп кайта алмаганнар һаман да шулай яшь, сугышка киткән чакларындагыча.Алар мәңге исән-Рәсәй халкының хәтерендә мәңге сакланыр.
Бу көнне «Тынгысыз» мәктәп яны лагеры күңел ачу чаралары оештырмаска булды. Отрядларда Туган илләрен яклап сугышка киткән һәм яу кырында ятып калганнарны онытмау, аларның батырлыгы белән горурлану турында әңгәмәләр оештырылды. Аннан соң балалар «Мишка принимает бой-Миша сугышка керә», «Дети войны- Сугыш балалары», «Солдатик-Кечкенә солдат» дигән фильмнар карадылар. Бу темага рәсемнәр конкурсы оештырылды. 6нчы отряд балалары Тынычлык символы булган ак күгәрчен сыны ясадылар.
Төштән соң актлар залында «Бөек Җиңү варислары» дигән темага гомуми чара оештырылды. Бер минутлык тынлык белән сугышта ятып калганнарны искә алдылар. Балалар сугыш темасына шигырьләр, җырлар, сугыш чоры җырларына нигезләнгән биюләр әзерләделәр.
Без Җирдә тынычлык, күгебезнең аяз булуын телибез!













