Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 46 |
У нас учат: | 13 |
Школьные новости
Пришкольный лагерь - 6 день
Опубликовано: 01.06.2025Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Әтнә авылының Туган ягым паркында бәйрәм чарасы узды. Биредә балалар коляскасы этеп йөргән әниләрне дә, оныкларын җитәкләп йөргән әби-бабайларны да күрергә була иде. Ә бәйрәмнең төп хуҗалары - балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле мастер-классларда катнаштылар, биеделләр-уйнадылар. Әтнә балалар сәнгать мәктәбе көче белән әзерләнгән концерт карадылар.Без лагерь балалары белән бәйрәм кунаклары булдык.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
К списку новостей