МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 46 |
У нас учат: | 13 |
Школьные новости
Бүген Иске Өҗем мәктәбендә очрашу булды. Габделнур абый, Оркыя һәм Сәвия апалар кунакка килделәр. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз.
Опубликовано: 11.04.2025Бүген Иске Өҗем мәктәбендә очрашу булды. Габделнур абый, Оркыя һәм Сәвия апалар кунакка килделәр. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит. Алар бүген дә көчле рухлы, күтәренке кәефле.
Күп истәлекләрне искә төшердек, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Елаштык та, көлештек тә. Исән-сау булыгыз ак яулыклы әбиләребез, изге күңелле бабаларыбыз.
К списку новостей