МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
E-Mail: | styzm@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 48 |
У нас учат: | 13 |
Школьные новости
Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант – 2022». Всемирная акция по проверке знаний татарского языка «Татарский диктант – 2022"
Опубликовано: 25.11.202225 нче ноябрь көнне мәктәбебездә Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе «Татарча диктант – 2022» узды.
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”; Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
Бурычлар:
- татар телен яхшырак өйрәнү теләген уяту, кызыксындыру һәм мотивация булдыру;
- җәмәгатьчелектә татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
- халык арасында әдәби татар теле белемен ачыклау;
- язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
- дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү;
- мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.
Источник: МБОУ "Староузюмская ООШ"
К списку новостей