МБОУ «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
E-Mail: | styzm@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
Год основания учреждения: | 1915 |
У нас учатся: | 48 |
У нас учат: | 13 |
Школьные новости
Өҗем авыл җирлеге Советы депутаты Сәгыйтова Э.Г. белән очрашу. Встреча с депутатом Совета Узюмского сельского поселения Сагитовой Э.Г.
Опубликовано: 26.10.202226 октябрь көнне укучылар Өҗем авыл җирлеге Советы депутаты Сәгыйтова Энҗе Габделбәр кызы белән очраштылар. “Без үз гамәлләребез өчен җаваплы” темасы буенча уздырылган хокук дәресе укучыларның хокукый белемнәрен арттырды. Энҗе Габделбәр кызы укучыларга хокук бозуларны кылган өчен җинаять, административ, дисциплинар, гражданлык җаваплылыклары каралу турында мәгълүмат бирде. Укучылар законны белмәүнең сине акламавына һәм коткармавына инандылар. Һәркем үз гамәлләре өчен җаваплы – дәрес ахырында укучылар әнә шундый нәтиҗәгә килде. Дәрес ахырында Сагитова Э.Г. укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бүгенге җәмгыятьтә һәркем үз хокукларын һәм законнарын, бурычларын белергә тиеш дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрестә патриотизм, үз Ватаның белән горурлану хисе формалаштырылды, туган илнең чын гражданы булуга омтылыш тәрбияләнде.
Источник: МБОУ "Староузюмская ООШ" Атнинского муниципального района Республики Татарстан
К списку новостей