Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
Телефон: | 88436935073 |
E-Mail: | eg1805@mail.ru dstash-chishma@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
Год основания учреждения: | 2018 |
У нас учатся: | 16 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Новости
Нәүрүз бәйрәме/Праздник Навруз
Опубликовано: 21.03.2022Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Бүген безнең балалар бакчасында да әти-әниләр катнашында Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте. Алар барысын да бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Ахырдан әти-әниләр һәм балалар кайнар ботка, коймак һәм чәй белән сыйландылар. Бәйрәм барысына да бик ошады.
Навруз - на земле нет такого народа, который бы не отмечал и не гордился бы своими праздниками. Ибо в праздник концентрируется история народа, его язык, психология, её специфические формы художественного творчества. Навруз - новогодний праздник мусульман, празднуется в день весеннего солнцестояния - 21 марта. Навруз - означает «новый день». В этот день дети ходили по домам, собирали праздничные угощения, рассказывали стихи хозяевам, желали здоровья и благополучия им и их семьям, ходили в гости, веселились, звучала музыка, песни и шутки.
Сегодня в нашем детском саду с участием родителей прошел праздник Навруз. Дети поздравляли всех с Праздником, пели песни, танцевали, красиво рассказывали стихи. Дети с удовольствием играли в татарские народные игры и состязания. В завершение родители и дети угостились горячей кашей, блинами и чаем. Праздник всем очень понравился.
К списку новостей