Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Б.Зиганшина, дом 87 |
Телефон: | +7(843)-692-13-10;+7(843)-692-13-11 |
E-Mail: | STex.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая" |
Руководитель: | Гарипова Резида Масхутовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 492 |
У нас учат: | 40 |
Новости Атнинского техникума
“Ак калфак” җитәкчесе Әтнәгә килде.
Опубликовано: 11.03.2015Әхлак тәрбиясе - һәр чорның борчыган мәсьәләләренең берсе.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, әдәпле, көр, чиста күңелле бала тәрбияләү җиңелләрдән булмаган. Бүгенге көндә бигрәк тә. Тормышыбызга зур агымдай ыргылып кергән замана яңалыклары берара уйга да калдыра. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аеру өчен дә бүгенге көндә татар халкына хас булган гореф-гадәтләр, милли йолалар бик зур роль уйный..
Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисованың районыбызның техникум укучылары белән очрашу максаты да, күпләрне борчыган сорауларга корылган иде. “Әхлак тәрбиясе – күңел көзгесе” дип исемләнгән очрашуда татар халкының күркәм йолалары, егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр, катнашы никахлар хакында да сөйләшенде. Замана яшьләре арасында аерым урын биләгән “Гражданский брак” турында да сүз алып барылды. Һәр әйтелгән сүзне Кәдрия Рәис кызы очрашуга килгән егет-кызларга дәлилләп аңлатты.
“Яшьләребезне хөрмәт итәм. Акыллылар, фикерләре төпле”, - диде ул. Сүзен дәвам итеп, “Бүгенге көндә җәмгыятебезгә бик кирәкле һөнәрләр үзләштерәсез. Шуны онытмагыз. “Байлык – бер айлык”, “Һөнәрле үлмәс”, кебек гыйбарәләрне дә исегездән чыгармагыз”.
Гомумән, очрашу ике як өчен дә файдалы булды.
К списку новостей