Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"
Визитная карточка
Адрес: | 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Б.Зиганшина, дом 87 |
Телефон: | +7(843)-692-13-10;+7(843)-692-13-11 |
E-Mail: | ATNYA-SHT@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая" |
Руководитель: | Гарипова Резида Масхутовна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 492 |
У нас учат: | 40 |
Новости Атнинского техникума
Җомга марафоны
Опубликовано: 12.12.202411 декабрь көнне техникумның актлар залында "Җомга марафоны" узды.
«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры сүзләренә караганда, әлеге проектның төп максаты — татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү.
«Әлеге проект атна саен республикабызның бер районында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирүне күздә тота», – дип сөйләде Илназ Гыйлемханов.«Җомга марафоны»нда Казанның «Габдерәхим Утыз-Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин бик үтемле, укучыларның күңелләренә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр башкарды.
Чыгышлар соңында динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау, үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында техникумыбызның тататар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Зөлфидә Шәйдулла кызы да бар иде.
К списку новостей