• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"

Визитная карточка

Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, село Большая Атня, улица Б.Зиганшина, дом 87
Телефон: +7(843)-692-13-10
E-Mail: ATNYA-SHT@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая"
Руководитель: Гарипова Резида Масхутовна
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 515
У нас учат: 40

Новости Атнинского техникума

«Вечерние посиделки» - «Аулак өй» республикакуләм фестивале

Опубликовано: 02.06.2021

02 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «Вечерние посиделки» - «Аулак өй» дип исемләнгән республикакуләм фестиваль узды. Фестивальне тантаналы төстә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хужалыгы техникумы директоры Гарипова Резида Мәсхүт ачып җибәрде. Ул үз чыгышында гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауның нинди әһәмиятле булуын азсызыклап үтте, катнашучыларга уңышлар теләде. Фестивальнең жюри әгъзасы, Әтнә районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Гәләветдинова Гөлнара Ревалевна катнашучыларны сәламләде, Әтнә районында уздырыла торган чаралар белән таныштырып узды.

Фестивальнең сайлап алу турында 17 урта һөнәри белем бирү оешмаларының коллективлары катнашты. Фестивальнең шартнамәсе нигезендә жюри ин югары балл җыйган сигез коллективны икенче этапка тәкъдим итте. Кызганычка каршы 4 уку йорты билгеле сәбәпләр аркасында килә алмады. Арча педагогия көллияте, Казан педагогия көллияте, Буа ветеринария техникумы һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучылары сәхнәдә чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри - Данил Хабибрахман улы Салихов (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы), Гәләветдинова Гөлнара Реваль кызы (Әтнә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе), Абдуллина Алия Ренат кызы (Әтнә сәнгать мәктәбе директоры) чыгышларга югары бәя бирде. Нәтиҗәдә 3нче урынны Буа ветеринария техникумы, Арча педагогия көллияте коллективлары бүлеште. 2 урында – Казан педагогия көллияте, 1 урында Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы коллективлары.



К списку новостей